уенчык итеп кенә карый иде. Баксаң, әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып булмый торган вакыт атлы нәрсәне, гомер узганын, аның һәм башкаларның да гомере узганын искәртеп тора икән бит сәгать. Келт-келт… Әтисе белән әнисе дә йокламый бугай, стена аша аларның пышылдашып кына сөйләшкәне ишетелә:
– Әллә Казанга хәтле озата барасыңмы соң, Шәфкать?
– Кит инде, булмаганны сөйләмә. Кеше көләр.
– Бик кыерсытмасалар гына ярар иде инде үзен. Бигрәк йомшак күңелле бит. Кешегә күтәрелеп бәрелә торганнардан түгел.
– Алай димә, әнисе. Юаштан юан чыга, диләр. Бабасына охшаса…
– Анда караватлар ике катлы икән. Өстәгесенә эләгеп егылып төшмәсә ярый инде.
Әтисе әкрен генә көлеп җибәрде:
– Син инде бөтенләй бетереп ташлыйсың малаеңны.
– Күңелем тыныч түгел. Төпчек малай булгангамы, бер дә читкә җибәрәсем килми. – Әтисенең тавышы ишетелмәде. – Ни кушсаң, шуны эшләргә генә тора иде.
– «Иде дә иде»… Мәрхүм кеше турында сөйләмисең бит, – дип кызып китте әтисе.
– Игезәк бала үстерү авыр, диләр иде, болар икесе бер бала караган шикелле дә булмады. Әнфисәсе дә бик тәүфыйклы. Тик менә, Шәфкать, игезәкләрнең берсе озак яшәми, диләр, хакмы икән шул сүз?
– Авызыңнан җил алсын! Каян башыңа килә мондый тузга язмаган уйлар? Әллә, мин күрмәгәндә, шайтан суының катырагын да авыз иткәнсең инде?
– Болай гына әйтәм инде, аптыраганнан.
– Йокла әйдә, йокла, юк белән бетеренмә.
Әнисе авыр сулап куйды да тын калды. Ләкин аларның йоклый алмауларын, түшәмгә карап һәр икесе тиң үзалдына уйланып ятуын Рифкать стена аша да сизеп тора иде.
Иртән ул Әнфисә тавышына уянып китте:
– Подъём! Торырга вакыт, солдат. Казарманы җыештырасы бар. Әйдә, паласларны кагып керәбез!
Рифкать бераз гына иркәләнеп ятты да, сикереп торып, магнитофоннан музыка җибәрде.
– Хәзер, җыя тор!
Өчәр-дүртәр баскычны берьюлы сикерә-сикерә урамга йөгереп чыктылар. Паласны ике башыннан икесе тотып кага башладылар. Рифкать кинәт кенә ныгытып тартып җибәрә дә Әнфисә паласны кулыннан ычкындыра.
– Мин киткәч, бу паласны ничек кагарсың икән? – ди ул, ә үзе көлә.
– Бер башын баганага бәйләп куярмын.
– Ул баганаң да армиягә китәргә йөри бит.
– Әй лә, синең белән сөйләшеп тә булмый… Китсә, синекеләр кала бит. Киленнәрне чакырырмын.
– Нинди киленнәр ул тагын?
– Галия белән Әлфияне.
– Икесен дә берьюлымы?
– Әйе.
– Чакырсаң соң, исем китте…
– Исең китмәсә, бохар мәчесе шикелле, көннәр буе тәрәзә төбендә утырмас идең… Сер итеп кенә әйт әле, кайсын яратасың аларның?
– Икесен дә… Кайсы миңа хат яза, кайсы мине солдаттан кайтканчы саргаеп көтә – шунысын… Солдат булу безгә кыен түгел, риза булса кызлар көтәргә…
Кич аларга дуслары, сыйныфташлары, иптәшләре җыелды. Әтисе белән әнисе, яшьләргә комачауламыйк дип, туганнарына китмәкче булганнар иде дә, никтер яхшысынмадылар, Рифкать бүлмәсенә кереп утырдылар. Яшьләрнең