алуда берәр закончалык бармы, аларның эчтәлеге язучының шәхесенә мөнәсәбәтлеме? Безнең уебызча, бу принципиаль мәсьәлә түгел. Чөнки язучының иҗат манерасы, шәхесенә бернинди мөнәсәбәттә булмаган псевдонимнар шактый гына. Әйтик, тәнкыйтьче Г. Кәрәм кайвакытта «Әкмәли» дип кул куйгалаган икән, авторның иҗат юнәлешенә моның бернинди бәйләнеше юк. Ләкин инде Тукай үзенең сатирик әсәрләренә «Шүрәле», «Бичура» дип кул куйган икән, моның, әлбәттә, эчке мәгънәсе бар. Ул – шагыйрьне әдәбиятка алып килгән инешләрнең башлангычына ишарә. Ягъни ул халыкча көлә, халыкча чеметә, автор–халыктан. Г. Сәгъди дә «Зәүкый», «Фикри», «Рухи» кебек исемнәр белән үзенең эчке дөньясын, әдәбиятка мөнәсәбәтен белдерергә омтылган. С. Рәмиев үзенә «Себектәгин» псевдонимын алган икән, бу да очраклы булмаса кирәк, Себектәгин – төрки ханнарның берсе, Һиндстанда, Әфганстанда яу башлыгы булып дөнья шаулаткан кеше. Татарның тыныч вәзенле, салмак эчтәлекле поэзиясенә шаулап җил-давыл булып килеп кергән С. Рәмиев, бәлки, әдәбиятта үзен яу башлыгыдай хис иткәндер? Ф. Кәрими дә, гомере буе «Вакыт»ка баш мәкаләләр яза-яза талгач, «Карт эшче» яки «Каләм» дигән псевдоним алырга үзен хаклы санагандыр?
Кыскасы, псевдонимнарның мәгънәсе принципиаль әһәмияткә ия булмаса да, кайбер язучының шәхесен, әдәбиятка мөнәсәбәтен азмы-күпме билгели ала.
XX йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган әдәби исемнәрне түбәндәге группаларга бүлеп карап булыр иде.
Анограммалар. Үз фамилиясендәге хәрефләрнең урынын алмаштырып язу. Мәсәлән, «Йолдыз»ның 1912 ел, 383 нче санында «Курайчы» дигән бер лирик хикәя басылган. Хикәя үзенең әдәби эшләнеше ягыннан уртакул әсәрләрдән саналырлык. Авторы «Мөстәмыйг» дип күрсәтелгән. Әгәр моны анограмма дип кабул итсәк, бу псевдоним журналист, әдәбиятчы Гыйсмәти фамилиясе үзгәртеп ясалган дигән нәтиҗәгә киләбез. Ләкин «Мөстәмигъ» – гарәпчә «тыңлаучы», «колак салучы» дигән сүз дә әле.
Аноним әсәрләр. Болары аерым мәкаләләр, әсәрләр формасында гына түгел, хәтта аерым китаплар формасында да шактый. Мәгърифәтчелек тенденциясе белән сугарылган хикәя, кечкенә романнар, үгет-нәсыйхәт белән тулы шигырь китаплары – китапханәләрдә әнә шундый аноним байлык тулып ята. Бу әсәрләрнең кайберләре Ф.Кәриминеке дип уйларга мөмкин. Мәсәлән, 1914 елда Оренбургта Кәримев-Хөсәенов матбагасында «Фәлан» псевдонимы астында басылып чыккан «Күңелсез көннәр» исемле хикәя китабы бар. Хикәя әхлак нормаларын пропагандалауны максат итеп куйган. Анда Хафиз исемле бер егетнең Салихә исемле кызны бәхетсез итүе турында сөйләнә. Геройлар икесе дә һәлак булалар. Әсәрдә укыту, мәгърифәт мәсьәләләре күтәрелә. Образлар төссез, алар авторның әйтергә теләгән фикерләренә иллюстрация булып кына хезмәт итәләр. Стиле дә Ф. Кәриминекенә бик ошаган. Әлбәттә, башка чыганаклар буенча тикшермичә моны раславы кыен. «Фәлан» имзасы белән «Шура» журналында да матур гына бер-ике хикәя, юлъязма басылган. Мәсәлән, «Истә юк чакта очрашу» (1914, № 17) дигән лирик хикәя тел-стиль чаралары буенча да, куелган проблемасы буенча да (эчкечелекнең саф мәхәббәтне харап