тел белгече, педагог… Фәннең елдан-ел зуррак тизлек белән үсеп тирәнәя барган бер чорында – безнең заманда – боларны колачлау җиңел эш түгел. Нәкый аганың каләменнән тамган әдәбият җәүһәрләре… татар халкына гаҗәеп зур хезмәт күрсәтәләр. Татар академия театрының сәхнәсендә зур уңыш казанган «Хуҗа Насретдин», «Зифа», «Һиҗрәт»… Тарихи шәхесләрне – Мулланур Вахитов, Муса Җәлил образларын иҗат иткәндә драматург Исәнбәткә хас булган кыюлык законы эш итте. Әйтерсең лә сәхнәдә әсәрне уйнамыйлар, ә тарих пәрдәсе күтәрелеп, бөек көрәшнең – халыклар бәхете өчен изге көрәшнең – чын бер периоды күренеп ала. Менә Ленин шәкерте – үлемсез Мулланур – татар сугышчылары алдында ялкынлы речь сөйли:
«– Иптәшләр! Бөек Октябрь резолюциясе аркасында туган, кешелек тарихында беренче мәртәбә азатлык гөле булып чәчәк атарга бөреләнгән безнең яшь, яңа Советлар җөмһүрияте куркыныч астында…
Хөр илнең мәгърур уллары без булып без моңа юл куярбызмы? Йә, әйтегез, аналарыбыз су алган Иделдән бүген шушы ятлар килеп су алырмы?»
Бу – Исәнбәт теле, геройны Исәнбәтчә тасвирлау, аны чын халык улы итеп халыкка күрсәтү…
Зал тетрәнеп тыңлый. Мулланурны мондый бөек итеп, тарих сәхнәсенә очраклы рәвештә түгел, ә тормышының бөтен барышы белән әзерләнеп чыккан революционер итеп Исәнбәттән башка бер генә язучының да күрсәтә алганы юк әле.
Менә нечкә күңелле, ләкин корыч характерлы Муса Җәлил. Юк, дошманны ул күкрәк-мускул көче белән түгел, ә психологик яктан җиңде. Мораль яктан җиңү әнә шул нечкә лирик җанлы шагыйрьдә булды. Мулланур, Муса турындагы әсәрләр Исәнбәт каләме астында оптимистик трагедиягә әверелделәр.
Г. Ибраһимовның бер хикәясендә карт язучы образы бар. Күңеленең төшенке вакытында таныш булмаган берәү аны туктата да болай ди: «Сезне укып бик рәхәтләнәбез. Сезгә рәхмәт, туган…»
Күренекле галим, шагыйрь һәм драматург Нәкый аганың юбилее көнендә миллионлаган укучы аңа: «Сезне укып бик рәхәтләнәбез. Сезгә рәхмәт», – ди.
Нәкый ага – халык рәхмәтенә бик лаек кеше. Шагыйрь Исәнбәтнең сүзләре белән әйтсәк:
Ирмен дигән ир-егетнең
Гөл шиңмәс кулларында.
Әдәби сүз игътибар сорый…
Заманында шигырьдәге бер сүзнең ялгыш куш җәяләр эченә алынуы нәтиҗәсендә Тукай белән З. Рәмиев арасында никадәр полемика булып алган. Җавап шигырьләр басылган, моңа җавап рәвешендә Тукайның «Аңлашу» исемле мөрәҗәгать хаты игълан ителгән, «Аңлашуның җавабы» басылып чыккан һ. б., һ. б. Без, егерменче йөз башы әдәбиятын өйрәнүчеләр, бер куш җәядән башланган шушы полемикага кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, бу турыда язабыз.
Тукай тыныш билгесен ялгыштыруга да игътибар биргән һәм шигырьне ялгыш үз адресына кабул итүче белән матбугатта аңлашкан. Ләкин Тукайның әсәрләре белән без шагыйрьнең үзе кебек сак мөгамәлә итмибез икән. Менә нибары ике мисал (саный китсәң, аларны бер мәкаләдә сыйдырып бетерү мөмкин булмас иде). Тукайның иң популяр ике шигырен генә тикшерик. Беренчесе – «Пар ат».