Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4


Скачать книгу

колхоз идарәсе миңа монда кайтып урнашырга рөхсәт бирсә.

      Ахияр урыннан сикереп торды, уртага чыкты һәм Гыйлфанны кочаклап алды. Чирәм өстендә ике таза ир, кочаклашып, таза куллары белән бер-берсенең аркасын сөеп торалар иде. Бу инде идарәнең карары иде.

      Баянист чыгып баскан икән.

      Гыйлфан, учын йомарлап, тамагын кырды һәм, чайкала-чайкала, җыр башлады. Халык тып-тын калды.

      Шёл ли дальней стороною,

      Плыл ли морем я –

      Всюду были вы со мною,

      Верные друзья.

      Җырны яшьләр почмагы күтәреп алды. Гыйлфан да канатланып китте. Мәҗлес түреннән аңа сокланып, елмаеп, Байгильдеев, Кәшфи, Ахияр карап торалар иде, ул арада Гыйлфанның ике ягына ике кыз килеп басты, аларның кулларында зур-зур букетлар. Алар Гыйлфанны култыклап алдылар да җырга кушылдылар. Гыйлфанның беләкләре калтырый иде.

      И в разлуке, и в печали

      Были мы тверды,

      Сколько раз мы выручали

      Друга из беды.

      Старой дружбы, словно песни,

      Забывать нельзя,

      И идут по жизни вместе

      Верные друзья!

      Гыйлфанны чәчәккә күмеп, яңакларыннан үбеп алган ике кыз – Рәсимә белән Оля икән…

      Мәҗлес кызды, кичке караңгылык төшкәндә генә, учаклар өстеннән алып, чәйнекләр китерделәр. Уртага тәңкәле күлмәк, тәңкәле баш киеме кигән бер чибәр кыз чыгып басты.

      Гыйлфан, борылып, Кәшфидән сорады:

      – Бу кем кызы була?

      Кәшфи, балаларча елмаеп, аңа аңлатты:

      – Вуву, ыввы, – диде.

      Татар теленә тәрҗемә иткәндә, бу «мәктәптә химия укытучы керәшен кызы Лиза» дигән мәгънәне бирергә тиеш иде, Гыйлфан «аңладым, рәхмәт» дигән сыман ияк какты.

      Керәшен кызы чибәр генә. Гармунчысы да башка егет. Егет, күрәсең, шулай ук Культура сарае хезмәткәре, уртада үзен кыю тотты.

      – Колхозыбызның хезмәт ветераннары, кунаклары хөрмәтенә без Лиза Евдокимова белән бер җыр әзерләдек. Лиза җырлый, ә мин бүгенге көндә кешеләр арасында бик сирәк очрый торган Михаил Вараксин гармунында аның җырлавына ярдәм итәм, русча әйтсәк, «сопровождаю».

      Лизаның тавышы көмеш икән. Ул тирән итеп, күкрәк күтәреп сулыш алды да башлап китте:

      Биеккәй генә тауның, ай, башларындай,

      Салганнар лай, ай, кәнүшнәйләй…

      Бергә чакта, ай, күрешеп калыйк,

      Күрешеп булмай, ай, нарушнай лай.

      Аннан, йөзенә кыю елмаю чыгарып, Ахияр каршына килеп җырлады:

      Кулымдагылай, ай, йөзегемнең

      Исемнәредәй, ай, Вараксин.

      Ай югарыдай, ай, ай түгәрәк,

      Айдин далай түгәрәк син.

      Мәҗлес бу җырга да кушылды, күтәреп алды.

      Ай югарылай, ай, ай түгәрәк,

      Айдин далай түгәрәк син.

      Мәҗлес тулысынча җыр карамагында, шуның тәэсирендә иде, керәшен кызын бер җыр белән генә ычкындырмадылар. Мәҗлес күңеле өчен, алкышлардан соң, ул тагы бер көйгә җырлады. Көенең исемен гармунчы әйтеп тормады.

      Биекләй