Мухаммет Магдеев

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1


Скачать книгу

гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә сөйләшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турында «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгиевич һәркемгә ниндидер бер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.

      – Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кечкенә чыккан, – дип, телен шартлатып куя…

      – Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?

      – Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бервакытта да колагы яшел булганы юк.

      Кинәт Иван Георгиевич «ээ» иткән тавыш чыгарды. Карасак – аның кулында Әркәшә дәфтәре. Рәсем укытучысының куллары дерелди, икегә бүленгән мыегының очлары берсе аска төшә, икенчесе өскә күтәрелә сыман тоелды…

      – Сез… Сез… – Ул, кулъяулыгын чыгарып, ютәлләргә кереште. – Сез нәрсә эшлисез, ә? Йә, басып сөйләгез әле! Бу нинди натурализм? Сезгә ничек… – Ул ютәленә буылды. – Сезгә ничек оят түгел? Сез нинди бәләкәй хулиган? Совет мәктәбе эчендә сез нәрсә эшлисез?

      Карт кыштыр-кыштыр атлап өстәле янына китте. Калтыранган куллары белән журналда Әркәшәгә икеле куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән.

      Иван Георгиевич исә дәрес беткәнче ютәлләде.

      Бәхетең бер йомарланмасын… Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек – зоология дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар.

      Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утырган иде:

      – Мин үзем бернәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде.

      Шулай диеп әйтеп кенә бетерде…

      – Узган дәрестә, – диде юан корсаклы хуҗалык мөдире, урыныннан торып, – без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек. – Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бераз гына үкереп авызын япты. – Пермяков, – диде ул, журналга карамыйча гына, – узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз.

      Зоология укытучысы куенына кереп озак кына актарынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды. Әлтафи артка борылып елмаеп куйды. Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.

      Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен