Ринат Мухамадиев

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…


Скачать книгу

шул Американы!..»

      Шул көннән башлап мин, буш вакытым булдымы, җай чыгарып, гел Әкбәр бабайлар очына тартыла торган булып киттем. Аларның күршеләрендә генә якын туганыбыз Зәйнәп түтиләр яши. Шуларга дип төшәм дә, капка төпләрендә Нургаян күренсә, аларга таба йөгерәм. Нургаянда түгел, Әкбәр бабайның атында инде минем уй. Ат өстендә йөрергә дигән теләк чамасыз зур иде шул. Ә Әкбәр бабай сүзендә тора икән. Ул җиккән җирән алашага атлану бәхете, әллә нигә бер булса да, миңа да тәти торган иде.

      Ул елны кыш чамадан тыш карлы-буранлы булды. Өйләрне түбәләренә кадәр кар күмеп киткән чаклар була торган иде. Чана белән менеп, өй түбәсеннән чанада шуганым хәтергә уелып калган. Шундый күз ачкысыз буранлы көннәрнең берендә, кичкырын, олы юллардан читтә, район үзәгеннән егерме биш чакрым ераклыкта булган авылыбызда хәбәр таралды: «Председатель Сафин, атында чаптырып барган көйгә, чанасы чалулап китеп егылган да муенын сындырган…» Авылда телефон эшләми, врач-фәлән юк. Гаиләсе дә безнең авылга күчеп килмәгән иде. Ашыгыч ярдәм кирәк, кичекмәстән район үзәгенә илтергә кирәк үзен… Кара буранда урман һәм таулар аша төн ката ерак юлга чыгу өчен берәүнең дә башы ике түгел. Ике көннең берендә әле теге авылда, әле бу авылда буранда адашып юлда катып үлүчеләр турындагы хәбәр ишетелеп кенә тора. Авыл Советы рәисе, өй борынча йөреп дигәндәй үгетләп караса да, Сафинны хастаханәгә илтергә алынучы табылмаган. Бу хәбәрне ишеткәч тә Әкбәр бабай авыл Советы ишеген үзе барып каккан:

      – Үзем илтәм, – дигән ул. – Атым җигелгән. Чана башына коры печән түшәдем. Ике толып алдым…

      Сафинны чыгарып яткырганнар. Толыпларының берсен хастаның астына салган Әкбәр бабай, икенчесен өстенә япкан. Юлсыз, маяксыз урман-кырларны күз ачкысыз буранда бер ялгызы кичеп, таң беленгән чакта Сафинны Мамадышның үзәк хастаханәсенә илтеп җиткергән Әкбәр карт.

      – Авылның җелеген корыткан, үзеңә кул күтәргән шундый явызны коткарам дип, адәм үзе түгел, этен дә урамга чыгармый торган төндә ерак юлга чыгу кирәк идеме икән?.. – диючеләр күп булган аңарга.

      – Барыбыз да бер күк астында йөрибез, ул да кемнеңдер газиз баласы ич… – диеп җавап кайтарган Әкбәр бабай.

КазанАвгуст, 2010

      Күңел күзе

      Җәйләрнең берсендә безгә урман эчендәге аланнан печәнлек бирделәр. Салих җизни җиккән атка утырып, без көтү вакыты белән урманга киттек. Җизни дигәннән, бернинди апам да булмаган югыйсә, безнең нәселдә гел ир-ат заты гына, шуңа да карамастан безнең бөтен туган-тумача аңа үз итеп «җизни» дип эндәшә иде. Аның карчыгы Мәликә түти кайчандыр безгә күрше нигездән булган. Шуңа күрә Салих абзыйны башта күрше-күлән, аннан аларның туганнары, кардәш-ырулары, чыбык очларына хәтле, үз итеп, «җизни» дип йөртә башлаган. Ярты авыл шулай эндәшә иде дисәм дә, һич ялгышмам.

      Печән калын. Пакусларга карап хәйран калырлык. Әти белән Салих җизни, көн беленә башлауга, иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә – клевер җыярга китәләр. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән