Ринат Мухамадиев

Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…


Скачать книгу

үз кәефемә баруны беләм. Ләкин күпме генә тыныч булырга тырышсам да, теге төшкә якынлаша барган саен, сагаюым артканнан-арта бара. Бу юлы да шаяртырга җөрьәт итәрләрме, балчык кисәген тагы ыргытырлармы дим. Үзем әледән-әле ялт-йолт тирә-ягыма, гел көтмәгәндә арт тарафка каерылып карангалап алам. Көтмәгәндә, сизмәгәндә күреп аласым, качып калган урынын беләсем килә тегенең. Ике көн рәттән үземә балчык ыргытылган әлеге серле һәм шактый ук шомлы да тоела башлаган урынга килеп җиткәч, ирексездән тукталып калдым. Алга, артка карыйм, уңны-сулны күзәтәм. Йә, ыргытыгыз, тик соңгысы булыр бу көн, дим күңелемнән. Чөнки болай дәвам итә алмый, мин бит качышлы уйнарга чыкмаган. Аяк кычытканга да түгел, озын эш көне алдыннан бераз җегәр тупларга, гәүдәне язып алырга дип йөгерәм. Тапканнар уен, тапканнар шаярыр кеше…

      Нәкъ шул чакта, һәр тарафны күзәтеп, ялт-йолт карангалап торганда, әлеге дә баягы балчык кисәге тагы шапылдап килеп төшмәсенме! Сукмакка түгел, чирәмгә дә түгел, баш түбәсенә килеп төште бу юлы… «Кем? Ни өчен? Ничек? Каян?» дигән сораулар туып өлгергәнче җавабы да табылды. Мин монда дигәндәй, ачы каркылдау авазы чыгарып, югарыдан ялгыз кара карга очып бара иде. Кире әйләнеп тә карамый очып үтте. Күз күреме ераклыгында үсеп утырган ялгыз тал-тирәккә җитәрәк кенә канатларын җилпенүдән туктады һәм тагы бер кат «ка-а-ар» дип аваз бирде дә агач башына барып кунды. Кардәшләре аны шау-гөр килеп каршыладылар – җиңү белән котлыйлар иде булса кирәк.

      Башка төшкән күмек әлеге сукмак буйлап беренче тапкыр йөгерергә чыккан иртәне хәтердә яңартты: кара болыт сыман карга сырып алган иде сукмакның әйләнә-тирәсен. Өсләренә төбәп барудан читенсенеп, ике уйлап тормастан, юлга төшмәсәгез урын беткәнме сезгә дигәндәй, кулга эләккән беренче нәрсәне – ташмы, әллә каткан балчык кисәгеме тотып аткан идем үзләренә. Тигән-тимәгәнен белмим, яман гауга чыгарып күтәрелеп киткәннәр һәм нәкъ шул ук тал-тирәккә барып кунганнар иде алар. Ә үзем йөгерүемдә булганмын, каргалар онытылган.

      Менә ничек! Димәк, аларның миннән үч алуы икән бу. Каргалар мине берничә көн дәвамына эзәрлекләгән булып чыга. Һәм, ниһаять, максатларына ирештеләр, күр, ничек тантана итәләр…

      Шул көннән соң юлыма каршы төшүче, балчык-фәлән ыргытучы очрамады. Кара каргалар биргән әлеге гыйбрәтле дәрес турында өйдә дә, эшемдә дә ачылып сөйләргә керешеп караганым бар. Көлделәр генә, ышанучы булмады. Кешегә сөйләп, кешене ышандырырлык булмагач, үзем дә оныта язган идем инде. Әлеге дә баягы шул күгәрчен генә искә төшерде моны.

      Халыкның «Аш атканга – аш белән, таш атканга таш белән җавап кайтарырлар» дигәне, күрәсең, шул буладыр. Миңа моны үз башымда кичерергә туры килде. Юк, хикмәт монда һич кенә дә күгәрченнең – ак, карганың кара төстә булуында түгел…

      Ә шулай да эш өстәлең каршында күгәрчен утыруга җитмидер ул. Бүген тагын тәрәзәм төбенә күгәрчен килеп кунды. Ак күгәрчен. Коңгырт-сары муенсасы да бар.

Казан1984

      Нәни арыслан һәм ике саескан…

      Гомернең менә