Аль-би-нос, то-ор, – дип, иркә генә дәшеп карады кыз. Егет уянмады. Авызына тукранбаш яфрагы кабып, аның мыек астыннан, колак артларыннан кытыклап карады – әйләнеп кенә ятты. Чәчләреннән сыйпап сөйде кыз, егет кыймылдамады да. Өстендәге одеялны тартып алды – абау, оятсыз, һаман йоклавын белде…
Башка чара калмагач, куыштан чыгып, кичәге учак урынында калган көлгә озак кына карап торды. Су читенә төшеп, битен-кулын юды. Һәм көймәгә сөялеп, каршы ярга текәлде… Якты Яр… Матур исем… Аның күңелендә дә шулай якты яр булып калырмы бу яклар?.. Ә Альбинос?.. Аны тиз генә оныта алырмы ул? Ансыз ничек яшәр?.. Якты Ярсыз, Альбиноссыз бик күңелсез булмасмы соң аңа?..
Кинәт сискәнеп куйды кыз. Тукта! Нәрсә булды әле сиңа?! Тукта, Альбиноза, син уйлый, кичерә башладың түгелме соң, дип, күңеленә килгән иртәнге уйларыннан арынырга ашыкты ул.
Шунда, арыслан авазлары чыгарып, киерелә-сузыла куыштан Альбинос килеп чыкты.
– Киттекме?! – диде ул, чыга-чыгышка каядыр ашыккандай сәгатенә карангалап.
– Мин хәзер, – диде кыз, әлеге ашыгуның сәбәбен аңлап бетермичә.
– Сикер көймәгә, кузгалабыз.
Яр читендәге көймәне суга этеп керткәч, башта кыз, аннары егет бер-бер артлы көймәгә күтәрелделәр. Моторлы көймә туп-туры каршы ярга таба йөзеп китте. Икесе дә телләрен йоткандай тын гына утырдылар, бер-беренә дәшмәделәр, дулкыннарның көймәгә сугылып пышылдашканын тыңладылар. Альбинос кына әледән-әле кул сәгатенә күз төшергәләп алды.
Ә бераздан алар автобус тукталышында басып торалар иде инде. Чөнки киңәш-табыш иткәннән соң, кыз автобус белән китәргә хәл кылды.
– Менә аерылышабыз да, – диде ул моңсу гына янәшәсендә басып торган Альбиноска текәлеп.
– Әйе, – диде егет, аерылышабыз. – Ә үзе, каядыр ашыккандай, кул сәгатенә карап алды.
– Әле ашыкмаска да була иде… Соңгы рейс белән дә өлгерер идем, – дип, әллә кире уйлыйбызмы соң дигәндәй, Альбиноза егетнең күзләренә текәлде.
– Юлга чыксаң – иртә чык, дип әйтә безнең бабай… Күпме сузсаң да аерылышасы инде барыбер…
– Безнең якларга килеп чыксаң кагыл, – диде кыз. – Урамыбыз «Яшел» дип атала. Көнгә каерып ачылган иң якты тәрәзәләр безнеке булыр, уникенче йорт.
– Җай чыгуга карарбыз, – диде егет, кызның яңа кабыгын салдырган пар шалкан сыман яртылаш күренеп торган тыгыз күкрәкләренә күз салып. Көтмәгәндә карашлары очрашып, икесе берьюлы елмаеп куйдылар. Үзләре генә белгән хатирәләр яңарып алды булса кирәк.
– Сагынырсыңмы? – диде кыз, җавапның уңай булырына һич шикләнмичә.
– Автобус соңара инде әллә? – дип, тагы вакытка күз салды егет. Әллә ишетте кызның соравын, әллә юк… Күз карашлары Якты Яр пристанена якынлашып килгән теплоходка текәлгән иде.
– Су белән генә китәргә идеме соң?.. – дип, икеләнеп уйга калды кыз да.
– Кирәкми, әнә автобус килә, – дип, куанычын яшерә алмый тавышын күтәрде егет.
– Сау бул, Альбинос. Миңа синең белән шундый яхшы булды… Мин сине көтәрмен, кил, яме,