Фаттах Нурихан

Итил суы ака торур / Итиль река течет


Скачать книгу

тук көрән атка атланган бер яшь ир байракчылар төркеменнән аерылды да катауга таба чабып китте. Атта чабып барган уңайга, ул җәясенә ук утыртты. «Һай» дип бер кычкырды да акбүреләр ягына атып җибәрде. Төз атылган ук Басу-капка янындагы каравыл өенең ишек башына килеп кадалды. Сакчылардан берсе сикереп укны тартып алды; алды да, йөгереп, аны Күрән бигә илтеп бирде. Укка каен тузы бәйләнгән, тузга шундый сүзләр язылган иде:

      «Мин, Болгар йортының башы Алмыш хан, синең җиреңә килеп урда кордым. Атам Шилке үлгәч, син, минем колым Күрән би, өч җыл миңа калан түләмәдең. Шуны алырга килдем. Өч көндә бирмәсәң, катавыңны җир итәм, ыруыңны юк итәм. Ил белән бирәсеңме, яу беләнме?»

      III

      Акбүре ыруында барлыгы ун мең өй санала иде. Болгар ханы Шилкегә Күрән би ел саен өй башыннан берәр кеш түләп килде. Берәр кештән бер елга ун мең кеш, өч елга – утыз мең кеш. Күрән би, Алмыш ханга калан түләргә туры килсә дә, өч елга түгел, никтер бер генә елга түләргә туры килер дип уйлаштыра иде. Өч елга! Уңган, беткән, суга аккан өч ел өчен дә калан түләргә!

      Утыз мең кеш! Каян алырга утыз мең кешне? Булган барлык байлыгыңны чыгарып салыргамы, әллә соң булган барлык көчең белән каршы торыргамы? Катауны алар тиз генә ала алмаячаклар. Тиздән Котан белән Акбога кайтып җитәргә тиеш. Авыллардан кораллы алайлар килә тора. Атарга ук җитәрлек, ашарга азык җитәрлек. Җиңелергә туры килә икән, соңгы чиктә Яр-капка аша Чулман аръягына таярга була.

      Нинди күп алар шулай да! Шултикле ерак җирдән юллар ярып, күперләр салып килгән бу чирүнең, күрәсең, балтачылары да күптер. Ур аша күпер салып, катауның капкасын җимереп, яндырып керү аларга берни тормас. Шулай булгач… катавың белән, ыруың белән бергә кырылуга караганда, сораганын биреп котылу яхшырак булмасмы?

      Соңгы көннәрдә бик нык йончыган, тиешенчә йокламау аркасында, йөзе агарынып калган би аксакалларга, кораллы ирләргә күтәрелеп карады.

      – Нишлибез? – диде ул карлыккан тавыш белән.

      Башкалар да үзләренә шул ук сорауны бирделәр. Тик беркем дә турысын гына ярып сала алмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта иде, ничек кенә боргалансаң да, башыңа таякның юан башы төшәчәк иде. Тынлык шактый озакка сузылды. Беренче булып Утташ кам авыз ачты.

      – Туганнар, ырудашлар! – диде ул, кычкырып. – Мин сезгә әйтә килдем. Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: Тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора. Көн-төн эшләнә торган языкларыбыз өчен килгән талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә… бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда… безгә йолык бирергә кирәк! Башкача котылу юк!

      Кешеләр сагая калдылар. Утташ камның бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен аңласалар да, аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды.

      – Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде, – диде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап. – Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңе