Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

эченә җылы йөгерде. Шулай да каты гына эндәште:

      – Нишләп утыруың?!

      – Әй агай, менә тыңлыйм да уйланам…

      – Күп уйлана башладың. Әлегә тиклем бер инициатива күрсәткәнең юк! Кушканны гына үтәргә син йомышчы малаймыни? Иртәгә Аргынбай, Галиәкбәр авылларына китәсең! Яшьләр синең кулда! Эшнең нәтиҗәсе кирәк! Җитте сиңа!..

      Чыккач, күңелне үкенү тойгысы биләде. «Чамасызрак бәрелдем шикелле, шайтан алгыры. Фәйрүзәгә дә каты гына әйтелде…» Хәзер Шәйморат, кызны эзләп, бүлмәләр буйлап китте. Аны «лазарет»та барып тапты. Сәкедә авыру баланы кочаклап ятканын күргәч, гаҗәпләнүдән күзләре зур ачылып китте. Фәйрүзә егеткә борылып карады да пышылдап кына эндәште:

      – Өши, нык өши… Әзрәк аруланып килә.

      Шәйморат, үзенең кызу холкына үзе аптырагандай, баш чайкады да чыгып китте.

* * *

      Ул үзенең эчендә ике тойгы көрәшкәнен белә. Бер тойгы революцион уяулык, сыйнфый дошманга аяусыз булуны таләп итә. Икенче тойгы беренчесен кире кага, сокланырга, яратырга чакыра. «Ул нинди изүче сыйныф вәкиле булсын? Әйт, кем аннан явызлык күргән? Бөтен авыл диярлек рәхмәтле ләбаса!» «Ярамый, синең тойгыларың бөек максатыңны вакламасын, югыйсә нәрсә өчен яшәгәнсең, нәрсә өчен көрәшкәнсең – барысы да пыран-заран килүе ихтимал. Алай гына түгел, син бит үзең дә башкаларны алга, яңа корылышка әйдәүче! Большевиклар партиясенең ышанычлы коралы!»

      Яңа гына кантон комитетында булып кайтты. Нәкъ ул эш алып барган төбәктә крәстиәннәр оеша, яңа властька ышана бара. Моны басым ясап күрсәтте югарыдагы иптәшләр. Аларның җылы сүзе күңелдәге ышанычны ныгытты. Үзәктән кайтып барышлый Шәйморат үзенең Фәйрүзәгә бөтенләй битараф икәненә ышана иде. Хәтта күңеле нечкәргән чакларын исенә төшереп, аптырап баш чайкап куйды. Үкенгәндәй булды. Шулай итеп яңадан – көрәшкә! Ул ниткән күңел нечкәрүе? Себер ягында әнә нинди аяусыз көрәш бара. Ә ул? Ул, тфү… Бүген ул үзе яшәгән төбәктә Совет властен ныгытып кына дошманны җиңүгә лаеклы өлешен кертәчәк! Бүтән юл юк!

      Авыл Советы бинасына, ягъни мәрхүм старшинаның өенә, ул шундый уй-кичерешләр белән кайтып керде. Йортта Фәйрүзә генә күренә. Егет тавыш-тынсыз гына эчкә үтте. Хуҗабикә аның кергәнен сизми калды. Фәйрүзә билен буып торган юка гына күлмәктә башын кырын салып ихлас итеп чәчен тарый. Сокланулы карашын кыздан аера алмаган элекке краском туктады да калды. Күңелен тагы ниндидер якты, куанычлы тойгы били башлады. Тукта! Командир йомшарма, буынсызланма! Тизрәк үтеп кит бу тирәдән! Нәкъ шул мәлдә Фәйрүзә ялт итеп артына борылды. Күзләре тагы нурланып киткәндәй, йөзе шундый алсу, күрәсең, мунчадан чыгып кына килүе. Ул егеткә карап оялчан елмайды да җәһәт кенә йөзен яшерде. Шәйморат, абына-сөртенә, өскә менеп китте. «Вәт шайтан, вәт шайтан…»

      – О кадерлем! Кайттыңдамыни? Мин сине бүген кайтыр дип уйламаган идем!

      Монысы инде Татьянаның тавышы. Бәй, нишләп әле үзгәреп киткән? Күлмәк киеп алган бит! Шәйморат аны беренче мәртәбә күлмәктә күрүе. «Дөнья революциясе җиңми торып, өстемнән гимнастёрканы салмаячакмын» дигәнен бик яхшы хәтерли. Күлмәк кенә түгел, хәтта иңенә юка шәл япкан.