Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

Тиз хәрәкәт итәргә сәләтле елдам отряд чамасыз кыенлыклар тудырды! Касыйм мәрхүм Рәсүл байның кызына өйләнә икән дигән хәбәр килеп ишетелмәсә, бәлки, тагы да әллә күпме этлеге тияр иде. Элекке кадет Касыйм старшинаның улларын яхшы белгән, килеп-китеп йөргәндә, сеңелләренә дә күз салгандыр инде. Һәрхәлдә, бәләкәй әнисенә кызны соратып, кода җибәрә. Никах көнен килешәләр. Шул кич Касыйм берничә аркадашы белән килеп төшә. Никах укыталар. Кияү белән кызны кушалар. Төн уртасында өй ишеген кагып, Касыймның урмандагы отряды камауда калганын хәбәр итәләр. Касыйм һәрчак Касыйм бит инде. Сикереп тора да, мондагы дусларын алып, урманга чаба. Янәсе, отрядны коткарырга кирәк! План шәп килеп чыкты. Урманның иң җайлы төпкелендә Касыймны юлдашлары белән боҗрага алдылар. Беркатлы хәйләсез кеше булса да, һай, каһарман иде шул әфәнде! Шәп сугышты. Моны танымау, бәһаләмәү мөмкин түгел! Соңыннан кырыкка туракладылар үзен. Касыймның гәүдәсе җир өстендә ятып чересен дигән иде дә, юк шул кемдер аны табып, урлап җир куенына салды. Ә Фәйрүзә тол калды. Алпарскийның аны күргәне юк иде. Шәйморатка барганда түзмәде, күз салды. Шунда гына Касыймның кем өчен баш салырга әзер икәнен аңлады. Хәзер килеп, Шәйморатның аек аңы томаланды. Мие сыекланды. Старшина кызы икенче мәртәбә тол калуны ничек күтәрер икән? Аны язмыш әкрен-әкрен генә Алпарскийга таба алып килгәнен башына да китерми бит инде мескенкәй… Тәгәрмәч тик бу якка тәгәри. Алга куелган планның һәр детале уйланылган, әзерләнгән булырга тиеш. Артыгы таләп ителми.

* * *

      Мулла җомга никах укытуга каршы килде.

      – Изге эшне сузмый башкару саваплы, ди китап. Миңа сый-фәлән кирәкми. Хәзер барып җитәрмен. Чәршәмбе дә – хәерле көн, фатихамны бирәм, чөнки никахны һәрчак ашыктырырга кирәк. Туган, дус-кардәшләрегезне, теләсәгез, җомгада җыеп алырсыз.

      Менә шулай итеп берәүгә дә хәбәр итәргә өлгермәделәр. Шәйморат Әдһәмнең һаман кайтып җитмәвенә эче пошса да, җомга мәҗлесенә өлгерер дип үзен юатты. «Лазарет»та яткан Сәгыйть малае савыккан иде инде, никах укытканда, ул янда утырды. Ашъяулыкка тезелгән тәм-том – аның өчен олы бәйрәм. Башкасына ул игътибар итеп тормады.

      Бүген дөньяда иң бәхетле ир Шәйморат иде. «Йа Раббым, йөзендә, күзендә кояш балкышы. Бу бит саф күңеле чагылышы!» – дип уйлады киявеннән күзен ала алмаган Фәйрүзә. Туя алмый карады ул Шәйморатына. Әйе, ул хәзер карашын яшерми карый ала, чөнки Шәйморат – аның хәләле!

      Мулла озак утырмады, нәсыйхәт укып, теләкләрен әйтү белән кузгалды. Тик Сәгыйтьнең улы гына эчен тотып боргалана башлады. Тыймадылар, күп ашап ташлады шул. Тамак хакы кыйммәтрәктер, һич кенә дә өенә кайтып китәргә ашыкмый.

      – Кал әйдә монда! Кая ашыгырга! Өлгерерсең әле, шулай бит? – дип, Шәйморат та аны котырта.

      – У-у-у, монда ашарга дөнья! – дип куана Расих. – Ә бездә-ә-ә…

      Ул аннан соң эндәшми генә борынын җыера.

      – Якты тормыш киләчәк, – диде Шәйморат. – Моның өчен адәм баласында өмет уты кабызырга кирәк. Тик ничек итеп?

      – Яктылык