чакларда
Дүрт ягы да кыйбла, барыр юлы –
Җилләр куган ерак якларга…
Болытларга охшамаган шул без,
Безнең кыйбла фәкать бер генә!
Җил җаена карап, газиз халкым,
Юлларыңны борма төрлегә.
Язмыш сине һаман элеккечә
Җил-давылга каршы йөрергә
Җитәкләсен диеп олы юлдан,
Теләк телим туган телемдә.
Баеп барган кояшка бер ачып,
Бер яңадан каплап тауларны,
Кая ага икән болай гамьсез,
Болытларның моңсу кәрваны?..
Алиһә
Ак мендәргә башын куеп яткан,
Ә гәүдәсе ярым ялангач…
Матурлыгын кая яшерсен ул,
Чын алиһә булып яралгач?!
Әйтерсең лә Мелос Венерасын
Кемдер куйган шулай яткырып,
Тәрәзәдән төшкән ай нурында
Үзе балкый айдай яктырып.
Җан өргәннәр кемнәр бу һәйкәлгә,
Ак мәрмәрдән коеп тәннәрен?! –
Мөмкин түгел мондый гали затка
Әверелүе гади бәндәнең!
Бу – алиһә ята минем алда!
Бу – чын сәнгать, иҗат тудырган.
Мин – хыялый рәссам, үз бәхтенә
Гарык булып, алҗып утырган…
Шулай гына карап утыру да
Нинди бәхет, нинди тантана!
Сөям генәме соң мин бу җанны?
Юк! Гыйбадәт кылам мин аңа!
Ай нурында айдай балкып ята
Ак алиһә ап-ак мендәрдә…
Юк, уятмыйм әле, – аның урыны
Гаршемдәге изге мөнбәрдә.
Кайтмый калмый
Чәчелгән, сибелгән татар,
Яфраклар очкан сыман
Таралган, туган якларын
Калдырган кошлар сыман.
Кошлар кайта, язлар җиткәч –
Күңелле безнең яклар!
Кошлар кебек сайрашырга
Кайта безгә кунаклар.
Кайчагында сагышлардан
Нечкәрсә күңелләре,
Өздереп җырлап җибәрә
Моңлы татар көйләрен.
Шунда ул туган якларын
Төшерә уйларына:
Йөргәндәй була Камада,
Агыйдел буйларында…
Телләргә, яңа җирләргә
Күнегә сабыр гына:
Ямьле булса да торган җир,
Туган җир сагындыра!
Кайта ул, кайтмый калалмый
Ризыгын бер татырга,
Гөрләшеп туган телендә
Эчләрен бушатырга.
Көзге диңгез буенда
…Давыл бәла китерсә дә наратларга, Әйләнделәр алар көчле корабларга…
Шаулый, шаулый…
Әллә диңгез,
Әллә наратлар?
Болытларның иңнәрендә
Кургаш канатлар.
Әллә яңгыр, әллә томан?!
И көзге чаклар…
Ник бер үрли, бер ташлана
Бу акчарлаклар?
Монда Райнис наратлары,
Теге кораблар…
Диңгез…
Диңгез түгел–дала:
Канатлы атлар.
Ярсып чаба ак күбектә,
Меңнәрчә алар!
Чал