син узганда,
йөрешләрең әллә тылсымлы.
Очрашулар безнең бик соңмы?
Үзем кулым алам кулларыңнан,
үзем күзем алмыйм юлларыңнан,
булыр төсле берәр могҗиза.
Көн артыннан шулай көн уза.
Ә мин сыныйм акыл белән хисне.
Баскан җирдә карлар эрер төсле…
Йөрәк каты тибә, тиз эремәс.
Күзләреңә туры карасам да,
эчләремдә утлар кайнаса да,
кулым салкын булыр, сиздермәс.
«Чәчләреңне тарар идем…»
Чәчләреңне тарар идем,
күзләреңә карап.
Алар көзге көндәй соры,
болыт сыман кара.
Беләм бит мин ул күзләрнең
иң бәхетле чагын.
Тирбәндереп, сискәндереп
карарлармы тагын?
Кояш кебек кирәк миңа
яздай якты йөзең.
…Атналары бик тиз уза,
бәйрәмнәре – озын.
Отыламы, онытыламы
язылмаган җырлар?
…Иңнәремә салынмаган,
кагылмаган куллар.
Серләреңне белер идем,
күзләреңдә – томан.
Алар бүген ерактагы
кара урман сыман.
«Кашларың кыйгач» дигәннәр…»
«Кашларың кыйгач» дигәннәр
чәчеңне үрмәсеннәр.
«Башларың ялгыз» дигәннәр
яшеңне күрмәсеннәр.
Гөлләргә тиңләсеннәр,
алларга тиңләсеннәр.
Арага кергәннәре дә
яраңны күрмәсеннәр.
Сагышлар йөздә чагылса,
әйдә, бер сөйләсеннәр!
«Сагына» дисә дисеннәр,
«ялына» димәсеннәр.
Йөрәк җыры3
Тиңләр өчен серле күзләреңә,
күк йөзеннән йолдыз эзләдем.
Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,
ятка калганыңны сизмәдем.
Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,
ялкыннарың бер чак сүрелер.
Янган мәхәббәтем очкыннары
йолдыз булып күккә сибелер.
Караңгыда юллар эзләрсең дә
йолдызларга карап табарсың.
Сызылып кына йолдыз атылганда,
өзелеп сөюемне аңларсың.
Яңгыр килә
Яңгыр килә, яңгыр килә
кара урман буеннан.
Явар түгел, кояр яңгыр –
күк болытлар куерган.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
юл өстендә – ком-тузан.
Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,
ком-тузаннан тын кысан.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
күк күкрәтеп, яшенләп.
Узма, яңгыр, җил уйнатып,
явар булсаң, яу чынлап.
«Ымсындыңмы, күңел?..»
Ымсындыңмы, күңел?
Актыккысы.
Ахыргысы булсын. Соңгысы.
Очып барган идең каршысына,
Сынып килде Амур сөңгесе.
Сөюемне яклап яуга чыксам –
каршы сөңгеләр юк,
буш кыны.
Йөрәгеңдә калкан –
янган, сарган
сүнгән мәхәббәтләр юшкыны…