калмады, каешны җәлт кенә тартып алды да бар көченә Илдарның арт ягына шапылдатты. Клуб ах итте. Бу ах итүдә яңа гаилә туып килгәнне аңлау да, кыз батырлыгына соклану да, егет тапкырлыгын тану да бар иде бугай. Рәйсә каешны җиргә атып бәрде дә, яңадан үзенә эләккәнче дип, клубтан атылып чыгып, өйләренә таба йөгерде.
Илдар аны Түбән оч урамының очында – Рәйсәләрнең капка төпләрендә генә куып тота алды.
– Кире уйламадыңмы, җаным? – диде ул, кичәге сөйләшүнең ахыры булмаган шикелле.
Рәйсә эченнән генә моңа бик сөенде.
– Әниеңнәр ни дип әйтер бит, – диде ул, уйга калганрак бер кыяфәт ясап.
– Сезнекеләр риза булса, безнекеләрне уйлама да! Алар риза да риза инде! Әни әле кичә генә дә Ягъфәрнең бу кызы бигрәк уңган, менә дигән килен буласы, дип сөйләп торган иде. Син инде аны беләсең, әйтсә, дөресен генә әйтә.
– Ы-ы-ы…
– Ике каеш белән хәл иттек! – диде Илдар, үз булдыклыкларыннан горурлык хисе кичереп.
Капканың теге ягыннан кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. Ягъфәр абый иде булса кирәк. Яшьләр тавышын ишетеп, урамга чыгып килүе икән.
– Нихәл, кияү?! – диде ул, бер гаилә булып яшәгәндәй итеп кенә, махра төрә-төрә.
Илдарның да, Рәйсәнең дә эчләренә җылы йөгерде. Әти кеше ничек сөйләшә бит әнә.
– Кияү, кияү, кил әле, бер папирус бир әле, – диде Ягъфәр абыйсы Илдарга, кесә төбендә калган шырпы тартмасыннан соңгысын кабыза-кабыза.
– Мин, ни, тартмыйм шул әле.
– Үзең кызны килен төшерергә йөрисең, үзеңнең бер егетлек һөнәрең дә юк икән!
Илдар белән Рәйсә ут яктысында гына бер-берсенә карашып алдылар. Кара әле, тәмәке тартырга да, кызлар белән үбешергә дә өйрәнмәгән икән лә Илдар… Ягъфәр абыйсы белән дә сүзне ничек дәвам итәргә белми тора.
Илдар үз әтисенең кырыкка җитеп тә тәмәкене һич авызына алмаганлыгын башына да китермәде.
– Тәмәке тартырга, эчәргә өйрәнгәч килерсең, яме, кияү! – диде Ягъфәр абыйсы, тагын да чеметтеребрәк.
– Ы-ы-ы…
Рәйсә бу сүзне көтмәгән иде. Илдарга үпкәләп, иреннәрен турсайтты да, саубуллашмый-нитми, печәнлеккә элдерде.
…Узалый автобустан төшеп калгач, Рәйсә күтәрткән юл буенча шул чакларны уйлады. Авылга җитәрәк, хәл алыйм дип, сумкаларын җиргә куйган гына иде, янына шап итеп бер мотоцикл килеп туктады. Башына кыңгыр солдат кепкасы кигән, гимнастёркасын буып торган каешының перәшкәләрен ялтыраткан, авызына пыскып торган папирос капкан бу егет Илдар иде.
– Исәнме, Рәйсә! – диде ул, мотоциклыннан төшә-төшә, авызындагы папиросын бер якка гына күчереп. – Менә мин кайттым! Ни диярсең хәзер?!
– Фу, сездән тәмәке, аракы исе килә, читкәрәк китегезче, – диде кыз, буяган тырнаклары белән үзенә таба килгән төтенне җилпәзә белән кугандай гына этеп. – Кем булдыгыз соң әле? Һич танымыйм.
Илдарның пыскып төбенә кадәр килгән тәмәкесе иреннәрен пешерсә дә түзде, авызындагы төкерек кайнарлыгы янында ул чүп иде.
– Чыгасыңмы вечерга? – дип сорады ул бераздан, алай да тәмәкесен