алып киттеләр! – дип кычкырды алар янына килүче бала.
– Кая алып киттеләр? – дип сорады остабикә. Мәктәп эше беләндер инде, дип уйлады үзе. Унөч яшьлек Зөфәр «бик яхшы» билгесенә генә укый иде. Алдынгы укучыларны районга җыеп, берәр кызыклы очрашу үткәрә торганнардыр әле…
– Бер үземе, әллә классы беләнме? – дип сорады, олы улының кая һәм нинди максат белән китүен аңлап бетерә алмаган ана. Соңгы елларда урындагырак кеше балаларын һәм иң яхшы укучыларны пионер лагерена җибәрү гадәте керә башлаган иде. Хәсәнә абыстай, Зөфәрне шунда җибәргәннәр булса кирәк, дип уйлады. Ул каршы килергә җыенмый да иде. Барсын, үз ишләре арасында ял итсен. Анда җырларга, биергә, ниндидер яңа чыккан уеннарга өйрәтәләр, дип сөйлиләр. Шунысын аңлап җиткермәде: нишләп соң баласын алып китәр алдыннан анасы белән киңәшмәгәннәр. Таиповлар гаиләсендә үзара киңәшмичә, башкаларның ризалыгын, хәтта хуплавын алмыйча, бернәрсә дә эшләнми иде. Дөрес, Зөфәрнең кеше күзенә күренерлек рәтле киеме дә юк. Шушы мәсьәлә борчый башлады Хәсәнә абыстайны. Алдан белгән булса, ул балакаена төн утырып булса да юньле күлмәк әмәлләп биргән булыр иде. Әткиләренең кешелеккә кия торган ак күлмәге сандык төбендә генә ята…
– Аны бит, Хәсәнә абыстай, Туймазыдан килгән мылтыклы ике кеше алып китте…
Хәбәр алып килгән малайның югары оч Шәймәрдән малае икәнлеген танып алды тәмам тетрәнгән, югалып калган Хәсәнә.
– Нинди мылтык белән? Без монда чакта Зөфәр берәр төрле җинаять эшләгәнмени?
Хәсәнә абыстай ут белән су арасында калды. Колхоз эшен ташлап, рөхсәтсез өенә кайтып китсә, аны, халык дошманы хатынын, җинаять эшләүдә гаепләячәкләр. Газиз баласын мылтыклы кешеләрнең алып китүе турындагы хәбәр аның бөтен тынычлыгын алды. Эшкә кул бармый. Хәсәнә абыстай чүп үләннәрен бөтенләй күрми башлады. Менә ул янәшәдәге кишәрлекне алып баручы Шәмсеруй янына килде.
– Минем Зөфәремне каядыр алып киткәннәр. Бригадир килеп тикшерә калса, зинһар, аңлатыгыз. Зинһар! Мин аның гөнаһсыз икәнен аңлатырга тиеш…
Башка утаучылар да Шәмсеруй янына җыелдылар.
– Кайт, Хәсәнә абыстай. Без аңлатырбыз. Ни җаның белән баланы ярдәмсез калдырасың инде. Кайтып китәр алдыннан, без синең кишәрлекне бергәләп утап алырбыз, бар кайт!
Хәсәнә абыстай Юкәлегә таба йөгерә, күз алдын кызгылт томан каплаган, йөрәге леп-леп тибә, әйтерсең күкрәк эченә кайнар таш салып куйганнар. Үзе һаман тамагы кипкәнче, тавышы карлыкканчы кабатлый:
– Балам! Балам!
Афәтнең зур, куркыныч һәм котылгысыз булуын җан-бәгыре белән сизә иде ул… Өмет исә газиз ананы һаман юатырга тырыша… Ялгышуларын аңлагач, кайтарып җибәрерләр, ди… Сабый бит… Бер гөнаһсыз сабый. Бер гөнаһсыз!
1931 елның 6 августында, Лотфулла хәзрәтне кулга алганда, Шәһит җиде ае да тулмаган имчәк бала булган. Озак төннәр буе уйлап яткан чакларында әткиен алып китүләре аның хәтерендә сурәтләнеп уелып калган шикелле була. Әнисенең күршеләрдән әҗәткә ипи алып