аның һәр китабы сокландырырлык. Шәһит үзе яши торган өйдә әнисеннән калган пөхтәлекне, җан җылылыгын биреп торган атмосфераны шушы көнгә кадәр саклый алган.
Миңа Шәһит әфәнденең гаилә язмышы татар милләтенең язмышына тәңгәл тоела. Милләт кичергән фаҗигаләр, халкыбызның башыннан узган куркыныч вакыйгалар бу гаилә язмышында гаҗәп мул, искиткеч тирән чагылыш тапкан.
Башта мин бу шәхес турында документаль әсәр язмакчы идем. Ул әсәрнең шактый өлеше язылып, финалга якынлаша башлагач, мин Шәһит әфәндегә багышланган язманың әдәби әсәр булырга тиешлеген аңладым. Тормыштагы исем-фамилияләрне үзгәртмичә дә, әдәбият кануннарына таянып эш иткәндә, мин яңа әсәремдәге каһарманымның язмышын, аның психологиясен көчем җиткән кадәр сурәтли алырмын дип өметләнәм.
Әсәрнең төп персонажы миңа кайсы ягы белән кыйммәтле тоела соң? Шәһитнекенә охшаш холыклы шәхесләрне мин озак еллар каләмдәшләрем арасында күзәтеп йөрдем. Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев, Равил әфәнде Рахмани – алар кеше арасында үзләрен тотулары белән генә түгел, эчке кичерешләре, рухи янулары, хәтта табигатьләре белән дә тәңгәл киләләр шикелле. Якыннан таныш булмаган кешегә мин искә алган шәхесләр кирәгеннән артык юаш, адәм баласын тыштан гына абайлаучыга хәтта күпмедер дәрәҗәдә мескен булып та тоела торгандыр. Бу бары тик тышкы яктан гына. Таиповка охшашлы шәхесләр әхлак өлкәсендә компромиссны белмиләр. Мактану, күз буяу, кеше арасында үзеңне отышлырак күрсәтү кебек сыйфатлар юк аларда. Биргән вәгъдәне үтәми калу, әйткән сүзеңнән кире кайту кебек гадәтләр бу шәхесләргә хас түгел. Тышкы юашлык, минемчә, андыйлар өчен табигатьләрендәге рухи җегәрлекне, әхлакый батырлыкны яшерер өчен генә кулланыла.
Дүрт гасырдан артыкка сузылган колониаль мохит, татар менталитетына көчле тәэсир итеп, бик зур зыян китергән. Шуңа карамастан татарлар арасында саф күңелле, игелек эшләүне яшәү кредосы дәрәҗәсенә күтәрә алган Идегәйләр чорындагы шәхес үрнәкләре аз булса да сакланып кала алган.
Шәһит Таипов әтисе Лотфулла хәзрәтнең һәм әнисе Хәсәнә абыстайның тетрәндергеч фаҗигале язмышларын шушы көнгә кадәр йөрәгендә саклап яшәгән. Мин аның шәхси сыйфатларына, кешелек хасиятенә әти-әнисенең язмышлары хәлиткеч тәэсир иткәндер дип уйлыйм.
Әдәби әсәр беркайчан да син уйлаганча гына килеп чыкмый. Барлык теләкләреңнең тормышка ашып бетмәве, дөньяның чиктән тыш киң, тормышның ифрат катлаулы булуы да шуны раслый. Шуңа күрә Шәһит Лотфулла улы Таиповка багышланган әсәрнең сыйфатын үзем бәяли алмыйм. Бу эшне мин хөрмәтле укучы карамагына тапшырам.
Беренче бүлек
Карчыклар чуагы. Сүзнең дә, сурәтнең дә көче җитмәслек матур көзге көн. Болытсыз зәңгәр күк. Кояш, кыздырмыйча гына, иркәләп җылыта. Авыл башындагы чирәмлектә үскән әрем сабакларына, койма буендагы кычытканнарга эленгән көмеш җепләр, кояшта ялтырап, салмак кына селкенеп тора. Җылы якка китәр алдыннан, сыерчыклар балаларын очарга өйрәтәләр. Алар, өерелеп