Марат Амирханов

Казан-йорт / Казань-юрт


Скачать книгу

шикаятьләрен тыңладылар.

      – Православиегә куркыныч яный, – диделәр алар бертавыштан, – еретиклар ачыктан-ачык дин постулатларына ревизия ясыйлар, халыкны хак юлдан яздыралар, тиз арада кискен чаралар күрмәсәк, хәл тагын да мөшкелләнәчәк.

      – Башлап йөрүчеләрен кичекмәстән кулга алырга, тиешле җәзасын бирергә, – дип, хөкемен чыгарды олуг кенәз.

      – Дини гамәлләрдә дога, гыйбадәт өстен тора, җәза кануннарны бозу булмасмы? – дип, шик белдерде арадан берәү.

      – Җәзадан хәтта тәүбәгә килү дә коткармый, – дип сүзгә кушылды Мәскәү рухание Иосиф Волоцкий. – Православие гөнаһны кан белән юуны мәгъкуль күрә.

      – Дөреслек тә, көч тә безнең якта, – диде Иван, аны куәтләп, – үч гамәлләребез дә шуңа бәрабәр булыр.

      Шул ук көнне дьяк Иван Куницын, архимандрит Кассиан, руханилар Дмитрий Коноплёв, Иван Максимов, Некрас Рукавов һәм аларның иярченнәре кулга алынды. Тиздән суд каршысына да бастырдылар. Судья Волоцкий иде.

      Аларның барысына да үлем җәзасы бирделәр. Җәза Кызыл мәйданда, халык алдында үтәлде.

      – Безнең фикерләрне император Максимилиан яклый, – дип кычкырды Иван Куницын. – Безне хөкем итәргә хакыгыз юк.

      – Телең озын икән, антихрист, хәзер без аны кыскартырбыз, – дип, судья җәлладларга ым какты.

      Тегеләр Куницынны читлектән суырып алдылар да иң элек бакырта-бакырта телен кисеп ташладылар, аннан соң дар агачына элеп куйдылар. Куницынның гадел, әмма бунтарь җаны җәсәден ташлап китәргә ашыкмады, гәүдәсе үлем белән шактый озак тартышты.

      Моны күреп торган теләктәшләре читлекләрен ватардай булып кычкырыша башладылар. Җыелышучылар арасында да шау-шу купты. Сакчыларның камчысы саллы иде, тиз басылдылар.

      Куницынның иптәшләрен тагын да вәхширәк җәза көткән икән. Аларны читлекләрендә тереләй килеш яндырдылар. Зинданнар, монастырьлар да еретиклар белән тулды. Иван сүзендә торды, ересь, бүтән баш күтәрелмәслек итеп, төбе-тамыры белән куптарылып ташланды.

      – Рәсәйне фәкать православие ярдәмендә генә берләштерергә мөмкин, шуны һәрвакыт исеңдә тот, – дип, васыятен тәкрарлады Иван, – «Бөтен Рәсәй җире» тәгъбирен хәзер берәү дә шик астына алмый. Әмма эшләр күп кала әле. Мин Ярославльне, Новгородны, Тверьне, Вятка, Пермьне Мәскәү кенәзлегенә куштым. Сиңа Псков, Смоленск, Рязань кала. Һәм дә…

      Иван, сулышы кысылып, беразга тынып калды. Аннан соң авырлык белән әйтте:

      – Аңа кадәр Мөхәммәдәмин ханнан минем үчемне кайтар. Монысы – иң кичектергесез бурычың. Тора-бара исә Мәскәү элекке Алтын Урда җирләренең төп хуҗасы булып калырга тиеш. Балаларыңа да шуны васыять итеп калдыр. Рәсәй Византияне уздырачак. Ә хәзер бар, эшеңдә бул, мин арыдым…

      Василий, атасы яныннан чыккач, шактый уйланып утырды. Баксаң, аның һич тә олуг кенәз буласы килми икән ләбаса. Атасы канаты астында күпкә тынычрак, рәхәтрәк, уңайлырак булган икән. Ил тезгенен үз кулыңа алу – ифрат та җаваплы бурыч. Иван III шикелле ул да каты куллы, булдыклы, максатчан була алырмы? Мәскәүне бөтен килеш саклый алырмы, дан-куәте артырмы,