Рузил Фазлыев

Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи


Скачать книгу

бездән дога көтәр дигән,

      Тынычланыр өчен күңелләр…

      Елга бер кат, бары бер кат кына,

      Авыр мени искә алулар…

      Ерак түгел җирдә… берәүгә дә,

      Шундый вакытларда калулар.

      Кая китә хөрмәт, әдәп хисе,

      Туганлыкның кая хисләре…

      Кылган зшләр кая, алар өчен,

      Иман дигән әйбер ни эшләде…

      Яшибезме ике дөнья өчен,

      Бу дөньяда әллә калмакчы…

      Кадерләми җирдә язмышларны,

      Исраф итеп аны бармакчы…

      Вакыт тапмый якын әрвахларга,

      Ничек инде алай була ала…

      Безнең өчен, җиткәч вакытлары,

      Догаларны кемнәр кыла ала.

      Манара

      Мәчет төзеп авыл уртасына,

      Нинди ният, шулай үтәлде.

      Үстерергә теләк түгел икән,

      Нигә ясау кирәк, түтәлне…

      Манаралы мәчет бизәк түгел,

      Намазлары тиеш бит инде…

      Тора мәчет авыл уртасында,

      Иман юкка hәйкәл шикелле.

      Кемнәр өчен икән ул төзелгән,

      Гыйбәдәткә кемнәр омтылган.

      Төзегәндә әллә иман килеп…

      Бик тиз генә кинәт онтылган.

      Коры теләк азык була алмый,

      Язын чәчеп, көзен урмасаң…

      Белгән сүзләр, иман түгел әле,

      Гамәлләрен әгәр кылмасаң.

      Җиңел юллар була иман юлы,

      Аллаhыдан тойсаң ярдәмне…

      Күрә алсаң, үзе бәхетеңне,

      Барыр юлларыңа җәйгәнне.

      Адашулар, ялгышулар булла,

      Тарткан чакта тормыш арбасын.

      Ләкин язмыш, азагына кадәр,

      Саташуда гына калмасын…

      Вакыт агышы

      Кабатлама иске ялгышларны,

      Алда булыр әле җитәрлек.

      Ялгышларга вакыт исраф булып,

      Калмаслар бит гомер итәрлек.

      Гомер бит ул бары алга бара,

      Тукталулар артка калудыр…

      Иң дөресе артка калмый гына,

      Вакыт белән бергә барудыр.

      Кичәге көн бүген ярдәм итә,

      Сабаклары булса алырга.

      Артка калмыйк тормыш агымыннан,

      Агымында кирәк агырга.

      Үзгәрәдәй вакыт агымнары,

      Әллә шулай гына тоела…

      Тотып булмый, тоеп кына була,

      Бергә юлда… гомер буена…

      Гыйбәдәт

      Нинди сүз ул, ни аңлата…

      Ничек була ул гыйбәдәт.

      Гамәлләре кылыр өчен,

      Ниләр микән соң гыйбәрәт…

      Гыйбәдәттер – савап эшләр,

      Тик иманлы булганнарга…

      Ярдәм итә белә алу,

      Үзеңә аз булганда да…

      Гыйбәдәтнең иң олысы,

      Шөкер итү Раббыңа…

      Бөтен кирәк булганнарны,

      Аннан гына сорап була…

      Гыйбәдәт ул, тәнең белән,

      Вакытың hәм җаның белән…

      Ихлас итеп бүлешүең,

      Хәләл булган малың белән.

      Аңлый алып бар булганы,

      Раббыңнан икәнлеген…

      Белә алып син чамасын,

      Үзең өчен җитәрлеген…

      Ул коткара исрафлардан,

      Бушка