Зугра Кутлугильдина

Уртак язмыш


Скачать книгу

лыбыз Азамат һәм мин.

      Беренче бүлек

      Халкым диеп кычкырмыйча

      Халкым диеп кычкырмыйча,

      Халкың өчен эшлә көн дә.

      Мактау көтмә, бәһа көтмә,

      Үзең генә, әйдә, бел дә

      Изгелек кыл халкың өчен.

      Тарих – терәк бүген өчен,

      Онытылган батырларны

      Кайтар, яшьләр белсен өчен.

      Һәр карышын җирнең сакла,

      Килмешәккә аны сатма.

      Хәтер, намус торса сакта,

      Хәвеф килмәс туган якка.

      Халкым диеп кычкырмыйча,

      Изге гамәлләрең эшлә.

      Үткән белән бүгенгене

      Киләчәккә бәйләп яшә.

      Бәхет каласы

      Яшьлек каласы син, Уфа,

      Яшьләр килә төрле яктан.

      Тәүге хисләр белән янып,

      Сөюләрен монда тапкан.

      Бәхет каласы син, Уфа,

      Монда күпме пар кавышкан.

      «Уфа – сөю каласы» дип,

      Алар әйтә бар тавыштан.

      Уфа, тарих каласы син,

      Тарих сөйли һәрбер ташың.

      Үткәннәрдән киләчәккә

      Күпер сала һәрбер таңың.

      Уфа, дуслык каласы син,

      Монда яши күпме милләт.

      Син үсәсең, зураясың,

      Еллап түгел, айлап, көнләп.

      Уфа – киләчәк каласы,

      Күпме сабый урамнарда.

      Алар белән дәвам итә

      Тарих тагын мең елларга.

      Имәнкала диләр сине,

      Иман каласы син безгә.

      Изге нурдан балкып таңнар

      Имин тусын мәңге җиргә!

      Башкортстан

      Җирдә оҗмах булса, ул син, Башкортстан,

      Әби-бабам, атам-анам төбәге син.

      Урман-таулар, елга-күлләр – бар хәзинәң

      Безгә күктән язган Ходай бүләге син.

      Әүлиялар төбәге син, Башкортстан,

      Изгеләрнең рухы безнең канга күчкән.

      Җиде ыру булып, җиде тарафларга

      Бал кортыдай таралганбыз җиде күчтән.

      Батырларның төбәге син, Башкортстан,

      Алар каны ага безнең тамырларда.

      Даулы-шанлы еллар үткән республикам

      Үз язмышын язып куйган тарихларга.

      Дуслык тирмәләрен корып, Башкортстан

      Күп милләтне сыендырган үз җиренә.

      Гасырлардан-гасырларга сокландырып,

      Бер могҗиза булып яшә җир йөзендә.

      Ышанып яшә

      Мең хәсрәтләр йөрәгеңне телгән чакта,

      Йөрәгеңне учта тотып түзгән чакта,

      Бу соңгы чик диеп берүк башың имә,

      Онытма син, якыннарың көтә өйдә.

      Хыянәтнең угы килеп еккан чакта,

      Дус дигәнең көтмәгәндә саткан чакта,

      Бу соңгы чик дип үрелмә син хәмергә,

      Барысы да вакытлыча, түз хәзергә.

      Бу дөньяда барыр юлың югалтканда,

      Газизләрең мәңгелеккә озатканда,

      Соңгы чик дип гомер кылларыңны өзмә,

      Якыннарың көтә сине, көтә өйдә.

      Алмаш-тилмәш килә көннәр, айлар, еллар,

      Кайгыларны алмаштырыр моңлы җырлар.

      Хыялларың әйләнерләр чып-чын өнгә,

      Тик ышанып яшә иртәгәсе көнгә.

      Туган авылым – Ялчыкаем

      Тәүге аваз салган җирем –

      Туган авыл – Ялчыкаем,

      Сиңа булган сөюләрем –

      Түштә йөрер янчыккаем.

      Тәүге тәпи баскан җирем –

      Туган авыл – Ялчыкаем.

      Балачакта кимереп үстем

      Синең ап-ак балчыккаең.

      Тәүге сөю тойган җирем –

      Туган авыл – Ялчыкаем.

      Гомерлек бер сагыш булып,

      Синдә калды җан дускаем.

      Тәүге югалтуларым да

      Төпләнде бит шушы җирдә.

      Атам-анам, әби-бабам –

      Барысы да ята бергә.

      Тәү кат Кызылтауга менгәч,

      Офыкларым киңәйделәр.

      Биеклектә канатлангач,

      Хыялларым күбәйделәр.

      Шул хыяллар һаман минем

      Күңел кузларын көйрәтә.

      Нәни генә Ялчыкаем

      Үзем белән гел йөрәктә.

      Бәхетле бул!

      Оныгыбыз