Зугра Кутлугильдина

Уртак язмыш


Скачать книгу

рухландырган

      Изгелек ниятләре.

      Ташка баскан сүз булмаса,

      Бик ярлы булыр идек.

      Пушкин, Бабич, Тукайларны

      Кайдан соң белер идек?!

      Үткәнебез, тарихыбыз

      Онытылыр иде бит.

      Зат-ыруын белмәс юләр,

      Маңкорт булыр идек бит.

      Ташка басылган сүзләрдә

      Таш җимерер көчләр бар.

      Кобаер, робагыйларда

      Утырып елар хисләр бар.

      Кулга тотып укыганда

      Гәзит, китап сүзләрен,

      Шуны язган кешеләрнең

      Күрәм кебек үзләрен.

      Гаджетлар да берәр заман

      Үткәндә калыр әле.

      Гасырлардан килгән тарих

      Сүнмичә янар әле.

      Яшәсен гәзит, китапка –

      Халкыбызның хөрмәте!

      Ташка басылган сүзләрнең

      Мәңге бетмәс кодрәте!

      Гомер

      Алай да үтә гомер,

      Болай да үтә гомер,

      Берәүнең киткән юлыннан

      Кала бары көл-күмер.

      Төрлечә үтә гомер,

      Үкендереп тә үтә.

      Берәү дөньяны яшендәй

      Балкытып кына китә.

      Берәүләр, йолдыз шикелле

      Янып, күкләргә аша.

      Аларның изге рухлары

      Мәңгелеккә тоташа.

      Эт булып яшәүче бар,

      Йөк булып яшәүче бар.

      Байлык артынан куганга

      Тоташ дөньялар да тар.

      Этләнеп яшәүче бар,

      Хисләнеп яшәүче бар.

      Үчләнеп яшәүче бар,

      Көчәнеп яшәүче бар.

      Типтереп яшәүчеләрне

      Киткәч сагынучы юк.

      «Мин, мин, мин кем» дигәннәрне

      Искә алучысы юк.

      Була шундый гомерләр:

      Авырлыкка түзәрләр.

      Ялгызлыкка, язмышына –

      Барысына күнәрләр.

      Гомер буе туганнарга

      Кирәк булучылар бар.

      Алардан бервакытта да

      Ишетмәссең сагыш-зар.

      Алай да үтә гомер,

      Үтә бит ул болай да.

      Гомер асылы – дөньяда,

      Җирдә кирәк булуда.

      Шул чагында гомерләр дә

      Чиксезлеккә тоташа.

      Изгелекле исемнәрне

      Беләләр еллар аша.

      Кеше сүзе

      Кеше сүзе – искән җил ул,

      Исә дә үтеп китә.

      Кеше сүзе үткәч, сине

      Үзеңчә дөньяң көтә.

      Кеше сүзе – агымсу ул,

      Ага да үтеп китә.

      Кеше сүзе үткәч, сине

      Чып-чын булмышың көтә.

      Кеше сүзе язмыш түгел,

      Җилдә очкан чүп кенә.

      Кеше сүзе табыш түгел,

      Су сеңдергән чүл генә.

      Җилләр исә, сулар ага –

      Үтә дә китә гомер.

      Кеше сүзенең уты юк –

      Учакта сүнгән күмер.

      Синсез килә…

      …Синсез килде язлар –

      Шау чәчкәдә бакча.

      Сине хәтерләтә

      Һәр җир, кайда басма.

      Ап-ак болыт япкан

      Алмагачлар өстен.

      Бар тирә-як сулый

      Чәчкәләрнең исен.

      Балан, миләш, сирень

      Сагынганнар