Разиль Валеев

Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)


Скачать книгу

бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.

      «Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.

      – Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?

      – Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.

      – Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?

      – Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!

      Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән