ан алган көчем булгач,
Явызлыкны җиңү кыен түгел.
Берне генә түгел, меңне җиңдем,
Тик шунысы: яраланды күңел.
Давыллардан алган көчем барда,
Башым имим әле авырлыкка.
Һәр көнемне аллы-гөлле итим,
Миңа яшәү бирелмәгән юкка!
«Җырлаганым юк күптәннән…»
Җырлаганым юк күптәннән,
Моңсыз икән, димәгез.
Күңелемнең моңга тулы
Мең кылы бар, тимәгез.
Моң җан кебек бик тә газиз,
Түкмим аны юк-барга.
Түгелә моң дәрья булып,
Кергәч хәсрәт-утларга.
Моң түгелә, канлы яра
Әрнегәндәй йөрәктә.
Туган җирне сагынганда
Моңлы булам бигрәк тә.
Җырлаганым юк күптәннән,
Җырласам – күңелем тула.
Каурыемны моңга манып,
Шигырь язам.
Җырлагандай,
Җаныма рәхәт була.
«Хәзер кызмы, малаймы ул…»
Хәзер кызмы, малаймы ул,
Туганчы ук беләләр.
Тик белмиләр: ул сабыйлар
Бу дөньяга ниләр күреп
Яшәр өчен киләләр.
Язмышлары нинди булыр,
Кара төстә түгелме?
Бәби көткән хатыннарны
Күргән саен, төрле уйлар
Борчый минем күңелне.
Кот очарлык язмышлар бар,
Бар бәхеткә тулысы.
Һәр сабыйга насыйп булсын
Иде дә бит язмышларның
Таңдай якты, нурлысы.
Юк шул: берәү әрнеп елар,
Түгелер ачы яшьләр.
Берәү кайгы-хәсрәт белмәс,
Гомере шатлыклы булыр,
Рәхәттә генә яшәр.
Язмыш ул – гомер юлдашы,
Үзгәртер көч юк аны.
Хыялдагы матурлыктан
Яралсын иде дөньяга
Туачак бала җаны.
Их!..
Китмә әле
Җаным, тәнемнән аерылып
Чыгып китәр көнең җитәр.
Белеп торам: юлың сине
Мәңгелеккә алып китәр.
Шуны белмим: мәңгелектә
Ни бар икән җаннар өчен?!
Ярый ла ул, ялкын булса,
Мәхәббәттә янар өчен.
Сөю булса, яшәү анда
Мәңгелектә дәвам итәр.
Яшәү утын балкытырга,
Сөям, дигән бер сүз җитәр.
Татлы булыр сөю, аның
Чәчәкләре мәңге сулмас.
Ах, ул сөю, юк, анда да
Кичерешләр җиңел булмас.
Җаным, сине нишләтер соң
Мең газапның авырлыгы?!
Мәңгелеккә китмә әле.
Җирдә яшәгәнгә күрә,
Бар синдә җир сабырлыгы.
Көч
Давыл, син бит көчең белән
Файда китермисең бер дә.
Җимерәсең, бөтен ямьне
Кырып бетерәсең җирдә.
Мин дә көчле, җиңеп яшим
Алга килгән авырлыкны.
Әнә шулай арттырам мин
Тормыштагы матурлыкны.
Сабырлык
Боегып калсам – борчылма,
Андый хәлем күпкә түгел.
Елмаерга көч табармын,
Айдай, кояштай ул күңел.
Күзләремнең яшен күрсәң –
Күрмәмеш бул, шулай кирәк.
Тешләремне нык кысканмын,
Еласам да елыйм сирәк.
Минем балкып торган чагым —
Сер бирмәвем авырлыкка.
Бел: әнкәйсез калу белән
Таяндым мин сабырлыкка.
Бәхет кошы кулыбызда
Мин сиңа тиң, син миңа тиң,
Очраштырды безне язмыш.
Бәхет кошы кулыбызда,
Күз тимәсен, берүк, ялгыш.
Бергә булгач күшекмибез,
Өшемибез салкыннарда.
Нинди салкын җиңә алсын,
Йөрәкләрдә ялкын барда?!
Еллар аккан су икән ул,
Язларыбыз үтеп китте.
Гомер-тирәк яфрак сибә,
Алтын көзләребез җитте.
Көз булса да, юк-юк, китми
Безнең күңел кошларыбыз.
Мин – шагыйрә, ә син