уйламыйча
Киткәннәрнең берсе – үзем.
«Авыл бетә» дигән сүз бар,
Ничек кызармасын йөзем?!
«Аллага шөкер, бу көнгә…»
Аллага шөкер, бу көнгә
Өстем бөтен, тамак тук.
Хәсрәт буранында калып,
Күптән елаганым юк.
Авыртынсам, дару кабам,
Җыр язып, көнем үтә.
Матур-матур төшләр күреп,
Йокыда төнем үтә.
«Кирәгең юк», – дигәннәр юк,
Ярдәмчесез түгелмен.
Балкып торган кояшы да,
Ае да бар күңелнең.
Үз тиңемне парым иттем,
Ничек ялгыз каласың!
Парлы итеп яраткан бит
Алла адәм баласын.
Туганнар да, дуслар да бар,
Яшибез хәл белешеп.
Очрашканда, вакыт уза,
Сөйләшеп тә, көлешеп.
Менә шулай яшәп ятам,
Әле Аллага шөкер.
Ни дисәң дә, ни күрсәң дә,
Күзең тимәсен, төкер.
Бәхет
Мәхәббәт ул – җимеш бакчасы,
Җимешләрнең үсә төрлесе.
Йомшаклары була, катысы,
Бик ваклары була, эресе.
Татлылары була, ачысы –
Барсының да беләм тәмнәрен.
Ачылары төшсә исемә,
Чымырдаплар китә тәннәрем.
Яшәү көче шулай яралган,
Мәхәббәтсез яшәп булмый һич.
Яши-яши шуны белдем мин:
Җырлый-җырлый кем дә сөядер,
Елап сөюе дә – бәхет ич!
Әнкәй бирешмәскә кушты
«Авырлыклар килә тора,
Бирешмә, нык бул!» – диде.
Үзе дә бит бу тормышта
Күп хәсрәт күргән иде.
Җиңелмәде, көчле иде,
Миңа үрнәк күрсәтте.
Сизә идем: мин бөгелсәм,
Дәшми генә күзәтте.
Юк, сынмадым, һаман сынмыйм,
Әнкәм рухы куансын.
Сынауларны кырып салыйм,
Якты дөньяда миннән дә
Рухи матурлык калсын!
Җанга дәва
Яралы кош ята җирдә,
Тузанда аунап беткән.
Кем кара ук аткан аңа,
Кем ул кошны рәнҗеткән?
Беркем дә ярдәм күрсәтми,
Кошны кулына алып.
Түзә алмыйча кычкырам,
Дөньяга оран салып:
«Кешеләр, ул яралы кош —
Кош түгел, минем җаным.
Яраларым бик тә тирән,
Дәрьядай ага каным!»
Ишетмиләр! Шигырь языйм,
Җырлап әйтим сүземне.
Җанга шул мең дәва булыр,
Һавадагы бер кош итеп
Тояр өчен үземне.
Җырлы көн
Тамчыкайлар җырлый бүген,
Җырлый бүген гөрләвекләр.
Гаҗәп түгел, бу мизгелдә
Моңга тула җирләр, күкләр.
Күчмә кошлар кайтыр юлда
Ишетелә тавышлары.
Моң-кылларны чиртә кебек
Канатларын кагышлары.
Чәчәк белән килә язлар,
Назлы җилләр белән килә.
Бөре бүртә тирәкләрдә,
Бар тарафта ямь бөркелә.
Бүген Җирне кочагына
Алган Кояш, шуңа җылы.
Шатлык кына булган өчен,
Көн