Эльмира Закирова

Иясез шатлык


Скачать книгу

туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре әл-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Мәктәптә укыганда, көзге каникулларда әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвиләрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әти-әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Соңыннан бер фотоны күрсәтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да «монысы Ләйлә» дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кемгәдер сөйлисе килә… Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аларны аерган: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет, йөрәге януга чыдый алмыйча, иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә… Һәм… караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү   – Алсу монда. «Син тыйнак, сабыр… Башкалардан аерылып торасың. Үзең   – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең», – диде, күзләренә туры карап. Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы… Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе…

Әл-Искәндәриягә алып китәм!

      Көннәр үз көенә уза бара. Алсу өчен бөтен Җир шары уч төбендә генә кебек. Аңа Казан да, Нью-Йорк та, Дубай да, хәтта кечкенә Асылтамак та сыеп беткән.

      Сәетне көн дә эштә күреп тора. Алсуны ул күз уңыннан һич ычкындырмый. Көтелмәгән берәр хәл туса, җир астыннан калкып чыккандай, шундук калкансыман пәйда була. Берәрсе Алсуга кырын гына карасын, карчыга урынына һөҗүмгә күчә.

      Ял көнендә, бергә балыкчылар авыллары, пальма ешлыклары, кечерәк кенә мәчетләр, келәм базарлары аша үтә-үтә, икәүләп Һинд океанын карарга бардылар. Мату-ур! Океан да, Сәет тә! Тик менә сәер гадәтләре бар инде. Беркөн Алсуны кыска җиңле күлмәктән күреп кәефе кырылды. Җиң беләзекне капларга тиеш, ди. Алсуы да инде гаепле кеше сыман югалып ук калды. Эштәге егетләр белән ачылып китеп сөйләшергә дә ярамый! Көнче күбәләк! Алсу кибетләргә китсә, шалтыратып эзли башлый, төпченеп кайдалыгын белмичә һич туктамый. Нәрсә ди?! «Син миңа бик ошыйсың! Әйдә, әл-Искәндәриягә алып кайтып китәм сине! Анда күңелле. Сиңа ошар. Ике катлы зур йортыбыз бар. Әти-әни, туганнар белән бергәләшеп, матур итеп яшәрбез, иншаллаһ. Икенче кат безнеке булыр… Мин сиңа өмет итә аламмы? Болай гына, вакыт уздырып йөрерлек кенә булсаң, турысын әйт. Минем уй-ниятләр җитди».

      Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма… Мәңге кайталмыйча, чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап… Аллам сакласын! Узган ел «Комсомолка» дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында мәхәббәт уты кабына – өйләнешәләр. Балалары