җырларны җыйган, аларны «Минем йөрәгемә» дип, аңа, сөекле дустына багышлаган. Материалист Маркс иптәшенең матурлыгы, күркәмлеге, зифалыгы белән мактанган. Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, «Небелунги» поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. Женни Маркс әсәрләрен акка күчергән, аларны массага таратырга булышкан, Маркс өчен хатлар язган. Димәк, ул Маркс белән бергә тору гына түгел, Маркс белән бергә бер йөрәк, бер хис, бер уй булып яшәгән. Дөньяда ул заманны алардан да шат, алардан да көләч һәм күңеллерәк яшәүче кеше булмаган. Ләкин бу бөек кешеләрнең төп максатлары үз бәхетләрен кайгыртудан күп югары булган. Алар кешелек дөньясын коллык богауларыннан азат итәр өчен, аны бәхетле ясар өчен яшәгәннәр. Шунсыз мин аңлаган семьяның бәхетле булуы мөмкин дә түгел.
Искәндәр!
Хатым бер-ике көн өзелеп торды. Инде дәвам итәм.
Әйе, матур семьялар да бар. Ләкин аларны күп итәсе килә. Юкса начар семья аркасында тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Бездә семья эшенә җиңел карап иртә өйләнү, иртә кияүгә чыгу, ике-өч ел бергә торганнан соң, «характерлар белән килешә алмадык» дип аерылышулар бар. Мондый бозык семьяларның иң авыр ягы эшкә һәм яшь буынга төшә. Менә сиңа унике яшендә семья эшен кайгырта башлаган пионерка А. И. Мойкинаның хаты. Бу хат «Работница» журналында басылган:
Барлык эшчеләрдән, эшче хатын-кызлардан һәм «Работница» журналын укып баручылардан миңа минем әтиемне табып бирүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп сорыйм. Минем әтием – Мойкин Иван Петрович. Мин дөньяга тугач та, ул мине һәм әниемне ташлап качып китте. Шуннан соң аны бик тиз таптылар, һәм ул ике ел әниемә булышып килде. Ләкин тагын качты. Хәзер менә ун ел инде аның кайда качып йөрүе безгә билгеле түгел. Зинһар, табарга ярдәм итегез.
Пионерка А. И. Мойкина
Семья турында уйлана алган киң күңелле кеше өчен бу документ – йөрәк әрнетерлек нәрсә.
Үзем хат язам, үзем Кабан күле күперенә басып торгандагыдай уйланам. Яңадан күз алдыма шул чагымны китерәм. Күзләремне йомып, онытыла башлаган күренешләрне хәтерләргә тырышам. Әнә бер пар бара. Нинди бәхет! Бу ике кеше, бер-берсенә кысылып, чит кешеләр ишетмәсен дигәндәй, нәрсә турындадыр сер итеп сөйләшеп баралар. Тукта… Әллә күзләрем саташамы? Булмас, ялгышамдыр…
Әйе, күпме генә аһ-ваһ итсәм дә, бу ике кешенең берсе син идең. Бу күренеш, дөресе – сине тану, минем иң матур уйларымны пычратты. Күпме катып торганмын, ачык хәтерләмим, ләкин шул минутта күз алдымнан нинди картиналар узганы исемдә. Әле мине үпкән эзләрең бетәргә дә өлгермәгән… инде аны, яныңда бара торган кызны, үбәсең, кочасың төсле тоелды. Миңа сөйләгән сүзләрне аңа да сөйлисең кебек ишетелде.
Син мине күрмәдең. Ә мин сезне театр урамына хәтле озата бардым. Көлешкән чактагы кыланышларың, театр урамы чатында аның белән саубуллашуларың – синең ул вакытта ук ирләрнең бозыкларыннан икәнлегеңне күрсәттеләр.
Шуннан соң без гаҗәп озак тоелган ике атна буенча очрашмый тордык.
Мин