Мухаммет Магдеев

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…


Скачать книгу

рус галимнәреннән В. Д. Смирнов, В. Григорьев, Н. Ашмарин һәм башкаларның татар әдәбиятына кагылышлы язмалары хакында сүз алып бара, әлеге баскычны милли әдәби тәнкыйть тууга җирлек әзерләү чоры итеп карый. 1905–1917 еллар баскычы иҗтимагый фикердә махсус юнәлеш – әдәби тәнкыйть формалашу вакыты буларак аерып чыгарыла. Бу эшкә үзләреннән зур өлеш керткән Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди хезмәтләрен уңай бәя биреп анализлый, Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ш. Әхмәдиев, Ф. Бурнаш һ. б. әдәбиятчы, язучыларның карашларына туктала. Әдәби тәнкыйтьтәге ялгышлар, аларның кеше язмышларына тәэсире дә игътибарга алына. Һәм шушы гаять бай, үкенечле дә, горурланырлык та материал әдәбият тарихчысы М. Мәһдиевнең гомерлек темасына әверелә: ул, архив материалларына, ХХ йөз башы вакытлы матбугатына нигезләнеп, җентекле материаллар әзерләп бастыра, һәр язмасы белән әлеге теманың чикләрен киңәйтә, аларның мирасын халыкка кайтаруның мөһимлеген ассызыклый бара.

      Мәсәлән, «Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» (1965) язмасында мондый юллар укыйбыз: «Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде». Бу сүзләр яшь галимнең үз алдына нинди максатлар куюы турында сөйли: М. Мәһдиев фәнни эзләнүләренең күп өлеше гаепсезгә кара яла ягылган, милләт хәтереннән сызып ташларга хөкем ителгән шәхесләр яки күренешләргә кагыла, аларның данын, затлы исемен аклау, халыкка кайтару өчен эшләнә.

      Тагын бер мисал. 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда күренекле галим, татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.

      Кызганычка каршы, М. Мәһдиев сүз алып барган, мәдәниятебез тарихына үзләренә лаеклы югары бәя биреп кайтарылган мондый исемнәр, әлеге язмышлар 1970 еллар «кыравы» шартларында кабат оныттырыла башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну – рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү – сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.

      Шундый мәсьәләләрнең берсе – мәдрәсәләр тарихы. 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язма дөнья күрә, 1968 елны М. Мәһдиев «Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Китапка аның рус телендәге кулъязма хәлендә калган беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») урнаштырылган, шулай ук татар телендә «Тарихның бер тармагы» дигән, 1969 елны «Казан утлары» журналында «Буби»