ың аерым хезмәтләре басылып чыккан. Бүген исә Солтангалиев язмышы белән кызыксыну артканнан-арта гына бара.
Әмма ни хикмәт, үз илендә, туган җирендә, әлеге роман басылганга кадәр, Солтангалиев исемен уңай яктан телгә алмадылар, аның киң колачлы эшчәнлеген күрмәмешкә, белмәмешкә салындылар. Моннан ике дистә еллар элек, Солтангалиев белән кызыксынуымны ишетүгә, аны күреп белгән, аңарга туганлык мөнәсәбәтендә булган кешеләр без фәкыйрегез белән күрешүдән, телефон аша сөйләшүдән кача иделәр. Иҗат планнарымны белгәч, «Ринат, син үз акылыңдамы?» диеп эндәшүчеләр дә аз булмады. Туган авылына – Башкортстандагы Кырмыскалыга барып чыккачтын да, күп кенә сорауларым җавапсыз калды. Мирсәет Солтангалиевнең исемен ишетүгә үк куырылып төшүчеләр байтак булды.
Тарих китапларыннан аның исеме җуелган, хезмәтләре гыйльми китапханәләрдә сакланмаган, эшчәнлеге ябык архивларга яшерелгән.
Хакыйкатьтә исә, Октябрь революциясе көннәрендә һәм Совет хакимиятенең беренче бишьеллыгында татарлар арасында булсын, бөтен илдә булсын, Солтангалиев иң күренекле шәхесләрнең берсе саналды.
Татарстан гына түгел, дөнья картасында Казахстан, Үзбәкстан, Грузия һәм Азәрбайҗан кебек республикалар, инде ниһаять, мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килүне дә аның эшчәнлегеннән аерып карау тарихи дөреслеккә туры килмәс иде. Ленин, Сталин һәм Троцкийлар белән бергә эшләп, аларның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе ул. Милли мәсьәләне аңлауда һәм аңлатуда мөстәкыйль үз концепциясе булган абруйлы фикер иясе, белгеч, җитәкче. Шуңа күрә дә аның белән исәпләшкәннәр, киңәш итешкәннәр һәм бер үк вакытта үзеннән шикләнгәннәр, курыкканнар да.
Солтангалиев – Сталинның якын танышы гына түгел, ул тудырган тоталитар режимның иң әүвәлге корбаны да. Ул өч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атарга хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе санала, һәркайсы 300 дән алып 700 гә кадәр сәхифәдән торган 43 томлык бу фаҗига тарихы – тетрәндергеч бер хакыйкать. 1923 елдан башлап сиксәненче елларга кадәр Совет матбугатында шуның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән тагын кем бар икән?! Булса да, Троцкийны гына аның белән чагыштырып була торгандыр…
Солтангалиевне һәм аның өйрәтүләрен юкка чыгару изелгән халыкларның милли аңга, милли тигезлеккә булган табигый омтылышын юк итүгә тиң санала. Әмма тарих күрсәтер: боларның берсен дә юк итү мөмкин түгел. Солтангалиев исеме үз халкына кире әйләнеп кайткан кебек, кимсетелгән милләтләрнең дә тигезлеккә, азатлыкка булган омтылышы үлемсез.
Иҗат көчем кайнап торган дәвердә биш ел чамасы гомерем (1986–1992 еллар) Солтангалиев язмышын өйрәнү һәм яңа роман өстендә эшләүгә сарыф ителде.
Андагы геройларның һәммәсе – тарихи шәхес, тасвирланган вакыйгалар нигезендә дә тарихи дөреслек ята.
Романның исеме – «Сират күпере». Ни өчен шулай атады икән диярсез, бәлки… Солтангалиевнең шәхси язмышын булсын, татар халкының азатлыкка омтылышын булсын, кылдан нечкә, кылычтан үткер «сират күпере» аша үтүдән гайре һичнигә тиңләү мөмкин түгел.
Бу роман, «Казан утлары» журналында басылып чыккач та, үз вакытында татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бер вакыйга буларак кабул ителде. Татарстан китап нәшрияты аны бер-бер артлы зур тиражларда бастырып чыгарды. Әйтик, 1994 елда чыккан икенче басма 50 мең данә иде. Ул да кибет киштәләрендә бер айдан артык тормады, үз укучыларын тапты. Бүген күз алдына да китерү мөмкин түгел мондый күренешне.
«Сират күпере» 1993 елда ук төрек телендә Истанбулда аерым китап булып дөнья күрде. Һәм гомер булмаган популярлык казанды ул. Аны кайтып-кайтып җиде мәртәбә яңадан бастырып чыгардылар. Төркиядә бу романның басылып чыгуын махсус мәкалә белән билгеләмәгән яисә рецензия чыгармаган газета-журнал калдымы икән ул елларда. Минем үземә килеп ирешкән төрек телендәге мәкаләләр саны гына да өч дистәдән артып китте.
Роман шул ук елларда зур тираж белән Мәскәүнең «Голос» нәшриятында басылып чыкты. Аны, гарәп, кытай, болгар, македон һәм башкорт телләренә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгардылар. Әлеге роман өчен миңа 1993 елда ук Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Төркия дәүләтенең әдәбият өлкәсендәге халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең халыкара «Лотос» премиясе һәм Андрей Платонов исемендәге премияләр бирелүен дә олы бер горурлык белән искә аласым килә.
Инде, ниһаять, романга әзерлек һәм аның өстендә эшләү дәверендә миңа игелекле ярдәм кулы сузган дистәләрчә кешегә – архив хезмәткәрләре һәм галимнәргә, аеруча Индус Таһиров, Булат Солтанбеков, Дамир Шәрәфетдинов, Абдул Нуруллаев, төрек кардәшебез Туран Язган, Үзәк КГБ хезмәткәре А. А. Краюшкин һәм Мирсәетнең туганнарыннан Письменная Гәүһәр Рөстәмбәковнага, – ихлас рәхмәтемне җиткерергә кирәк саныйм.
Роман тәмамланып, беренче тапкыр укучы кулына барып ирешкән көненнән соң егерме еллап вакыт узган. Димәк, ватаныбызда инде яңа бер буын үсеп җиткән дигән сүз. Нәкъ шуны истә тотып, мин бүген «Сират күпере» нә яңадан әйләнеп кайтырга кирәк санадым (2012 елда әсәргә камилләштерү юнәлешендә кайбер үзгәрешләр, төзәтмәләр дә кертелде). Гыйбрәтле язмыш һәм тарих сәхифәләренә рәхим ит, укучым…
Автор
Сират