Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1


Скачать книгу

аны әйтерсең ниндидер икенче, матур тормышка әйди. Шуңа да куаныч-шатлыклары йөзенә дә бәреп чыккан иде.

      Ни гаҗәп: иртән авылга кайтырга әзерләнгән Гөлсем уенда да – Хәлим, ул аңа кайсыдыр яклары белән Хәерҗанын да хәтерләтә, аңлашу тудыра, биздерми, әллә ничек кенә үзенә тартып та тора, күңелендә уянган шул хис-тойгылар аны дәртләндереп тә җибәрә…

      Гөлсем озак көттермәде, өйләреннән сумкасын күтәреп чыгып та җитте. Хәлим аның каршына килеп басуга, сумканы үз кулына алды, һәм алар парлап алга таба юл тоттылар. Иртәнге кояш нурлары аларның ачык, куанычлы йөзләрен тагын да яктыртырга теләп уйнап-уйнап алды. Бер-беренә якын килеп янәшә атлаган Хәлим белән Гөлсем артыннан ишегалдындагы өрәңге агачлары, аларга хәерле юл теләгәндәй, тын гына сокланып озатып калдылар…

2013–2014

      Гозер

      Һәр кабердә олы бер дөнья ята…

Һёте

      Тургай зиратыннан читтәрәк кабер сыман бер кишәрлек җир аның күз алдында үзеннән-үзе өскә калка башлады. Өстәге кәсле җир тамырлары тартылып өзелә барган саен, тамыр араларыннан комлы балчык шыбыр-шыбыр коелды. Бу сәер күренеш Расихны гаҗәпләндергәннән гаҗәпләндерде, сагайтып, дикъкатен отыры җәлеп итте. Әйтерсең кемнедер тереләй күмгәннәр дә, ул исә тырмашып, кабереннән чыгарга азаплана.

      Кем белә: әллә аның гомере вакытсыз өзелгән, әллә ул фани дөнья белән иртәрәк хушлашкан, хәзер Ходай биргән гомеренең калган өлешен яшәп бетерергә телиме? Ә бәлки, аның гомерен кемнәрдер явыз ният белән гөнаһсызга кыйгандыр, хәзер ул үзенең җәлладыннан ничек үч алырга белми газапланадыр. Юкса аны үтерүчеләр кайчан да булса гадел хөкемгә тартылырга тиеш иде ләбаса… Ә бәлки, ул үзеннән соң дөньяга аваз салган улы тавышын ишетеп «уянып» киткәндер, аны күрәсе килеп, йөрәгендә янартаудай кабынган хисләре аны җир өстенә калкытадыр? Тетрәнгән җаны барысы өчен дә баш күтәрәдер. Әнә шул җан тетрәнү тибрәлешләре гүя өзгәләнгән чирәм тамырларына күчкән дә, тамыр араларыннан шыбыр-шыбыр балчыкларны коя…

      Әллә шул адәми зат, фани дөньяга кире кайтып, үз кадерлеләренә әйтер сүзен, васыятен җиткерергә телиме? Әллә ул дөньялыкта яшәгәндә үзенең хаклы булуын исбатларга, дәгъваларына, борчыган сорауларына җавап ишетәсе киләме?

      Аптырашта калган Расихның күңелендә хисләр алышынды, бер уй икенчесенә барып тоташты. «Чү! Тукта!» дияргә мәҗбүр булды ул. Бәлки, кабердән чыгарга азапланган кеше әтиседер. Аның әтисен, ул әле әнисе карынында чакта ук, 1942 елны Тургай районы милиционерлары вәхшиләрчә җәзалап үтергән, зиратка да күмдермәгәннәр аны, кая җирләгәннәре дә бик озак билгесез булды.

      Әтием, һичшиксез, минем тууымны, дөньяга күз ачуымны бик көткәндер. Кем генә булачак дәвамчысын көтеп алмый? Аның да мине күрәсе, яратып, сөеп-сөеп кочаклыйсылары килгәндер. Тәпи йөри башлавымны күрергә, үсә төшкәч, акыллы киңәшләрен бирергә хыяллангандыр… И әти, әти! Исән булсаң, миндә икенче канатлар талпыныр иде, балачагым кимсенми-нитми, күңеллерәк үтәр, дөньям тагын да ямьлерәк булыр иде. Алай гынамы, мин синең күзләреңә озын-озак багар идем, иңнәреңә башымны салып, бик