киттем комлыкларга…
Бөтенләй китте исем:
Бәхет миннән баш чөерде –
Юк анда синең исең!
Кереп киттем трамвайга
Җәй көне… Китте исем! –
Менә бит минем бәхетем,
Менә бит
синең исең!
Каты рәнҗү
Гасыр арты гасыр уза торган Башлангычы ерак еллардан, Рәнҗим кайчак, күпме вакыт узган – Авылымнан даһи тумаган.
Рәнҗим кайчак. Авылымда
Бер даһи да тумаган.
Әйтерсең лә чып-чын ирләр
Авылымда булмаган.
Әйтерсең төннәрен яшьләр
Мунчаларга йөрмәгән.
Ниемә авыл очында
Тора иске тегермән?
Күпме бездә печәнлекләр,
Кара-чутыр урманнар,
Кеше күзе күрми торган
Су буйларында – ярлар.
И егетләр, и туташлар,
Күптән җиткән вакыты!
Нәрсә генә дисәгез дә,
Рәнҗүем минем каты.
Үзең кара…
Мине сөймә син, Сөймә син мине. Мин төнлә туган Бер бала инде.
Мин төнлә туган
Бер бала инде;
Дежур акушер
Исерек иде.
Аягымнан ул
Тартып чыгарган;
Уң кулында – мин,
Сулында – стакан.
Стаканы тулы
Сыекча белән;
Хәмер икәнен
Аны кем белгән!
Исе бик сасы –
Аңкый ерактан;
Шулай булса да,
Аны яраткан.
Бер-ике йотты –
Стакан бушады;
Яңа шешәне
Абый башлады.
Тагын бераздан
Йокыга китте;
Гырылдаулары
Үзәккә үтте.
Бу тар бүлмәнең
Ишеген ачтым
Һәм исеректән
Урамга качтым.
Күз начар күрә
Дөм караңгыда;
Кермәдем кемгә
Һәм кая гына!
Таң атканчы, мин
Чаптым да чаптым;
Тик кояш чыккач,
Өемне таптым.
Шуннан соң хәмер –
Мәңге дошманым;
Бер дә эчмәскә
Аны кушамын.
…Сөюләреңне
Син кара инде.
Мин төнлә туган
Бер бала инде.
Су эчү
Ызаннан башлана сукмак, Су эчүдән – сөю… Чиләгенә иелүем – Чибәрем, сөям, дию.
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Бер чиләкне бушаткачтын,
Их, тәмле суың, дию.
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Икенчесен дә бушаткач,
Эчләрем тулы, дию.
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Өченчесен бушаткачтын,
Йөгерәм тизрәк, дию!
Урманда йөрү
Шул җиләкне өзгән көнне Этләр керә төшемә. Бер кузгалак күреп алсам, Атны искә төшерәм.