Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын


Скачать книгу

һәр ялтыраган нәрсәне тотып карыйсым килә. Өстәвенә әлеге сипкелле йөзле җирән башлар ниндидер бер кызык та уйлап чыгарганнар булса кирәк, чыш-пыш серләшәләр, ишелгән каты җеп очын стенадагы тишеккә тыгып куйдылар. Аннары алар кояш нурларын уйнатып торган әлеге бәләкәй түмгәкне өстәлдәге бер тимер күтәрмәгә утырттылар да: «Бар ал, сиңа булсын!» – диделәр. Мин ике кулым белән дә ак тимергә барып тотындым. Иң әүвәл мин берни дә абайламый тордым, кулым ак тимергә ябышып калгандай булды, аннары, шултиклем авыртуга чыдый алмыйча, ике кулымны да тиз генә тартып алдым. Карасам, учларым да, бармакларым да кызарып пешеп чыкканнар. Шунда җирән башларның сикерешеп кычкыруларын, эчләрен тота-тота көлүләрен күрсәгез! Ә мин тиреләре бөтерелеп-бөтерелеп килгән кулларыма карап торам, кычкырып еламасам да, учларыма күз яшьләрем тәгәрәп төшә, һәм алар түзеп булмаслык итеп үтереп-үтереп ачыттыралар. Ә яңа күршеләрем, җирән йонлы җен балалары кебек, котырышып биешәләр, күзләреннән яшел очкыннар чәчеп кычкырышалар. Мин үземнең газабым белән аларга әйтеп бетергесез хозурлык китердем.

      Миңа соңыннан әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», – дип колагыма тукый килделәр. Ләкин гамьсез балачак һәр әйткән сүзне истә тотамыни?! Минем үземнең дә, ялтыравык тәтиләргә кызыгып, кешеләргә зыян китергән чакларым булды.

      Минем туганнан туган ике апам бар иде. Әле фин сугышына хәтле үк бәхетле яшьлекнең гөрләп торган чаклары. Апамның кечесе – Мәчтүрә апам – озынчарак карасу йөзле булып, үзенең чем-кара чәчен, ул вакыттагы модага ияреп, муен тирәли кистергән, кәҗә мөгезе кебек алга табарак бөтереп тә йөри иде. Ул инде буй җиткереп килгән, гәүдәгә дә, эшкә дә гаять җитез кыз бала иде. Әнием тегүче сыйфатында мехкомбинатка урнашкач, күрәсең, мин Мәчтүрә апа карамагында кала торган булганмындыр, гел аның итәгенә ябышып йөри идем. Ә бервакыт апам миңа әйтмичә генә базаргамы, кибеткәме китеп баргач, мин дә аның артыннан чыгып йөгердем. Урам буенча бардым-бардым да кешеләр арасында чагылып киткәләгән кызыл башлыкны югалттым. Мин адаштым. Ә инде берничә көн узып, мин милиция ярдәмендә табылганнан соң, өйдә бик каты сөйләшү булды булса кирәк, Мәчтүрә апам, йөзе белән почмакка борылып, озак-озак яшь сыкты. Үземнең дә, Мәчтүрә апамның муенына асылынып, аның кара кашларына тия язып торган коңгырт төстәге моңсу күзләренә карап, мышык-мышык килгәнемне хәтерлим.

      Күрәсең, апамның боегып калуы минем югала язып әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Хәер, ул вакытларда балалар бер дә югалмый тормый, һәм моны Казан аша таборлары белән йөреп торган чегәннәрдән дә күргәлиләр, һәрхәлдә, аларга сылтыйлар иде. Низаг чыгуның сәбәбе тирәндәрәк, апам өйдә артык кашык булып саналып килде, ахрысы. Ник дигәндә, әле ятим дөньяга килгәнче үк, әтиемнәр 1921 елгы ачлык елында, ятим калган апаларымны да үз канатлары астына сыйдырып, ерак казах җирләрендәге Семи каласына киткәннәр, анда башлы-күзле булып матур гына яшәгәннәр һәм соңыннан да андагы тормышлары турында сагынып