үз язмышын үзе хәл итәрлек булсын.
Сәкинә. Бутама. Бездә бар халыклар да ирекле, тату.
Ирек. Ирекле… Алай булгач, без нигә, халык теләге була торып, аерым республика ясый алмыйбыз? Ирекле халык булгач, нигә без аны Мәскәүдән ялына-ялына сорарга тиеш? Нигә без үзебез теләгәнчә яши алмыйбыз? Ә бит теләгебез бар, бик бар.
Сәкинә. Йә, йә, ярсыма. Менә син ничек китереп чыгардың. Сорамый гына булмый. Без Россия белән ничә гасырлар буе кулга-кул тотышып…
Ирек. Әй, ташлале, шул… Аңлаттым, аңлаттым. Ничә гасырлар изелеп яшәдек, диген.
Сәкинә. Ирек, син ни сөйлисең, минем алда, җитмәсә?
Ирек. Юк, син төзәлерлек түгел икән.
Сәкинә. Карале, кара…
Ирек. Карале, апа, сине ялгыш депутат итеп сайламадылар микән? Син анда, hич югы, безгә статус кирәк, дип әйтә алдыңмы, пышылдап булса да?..
Сәкинә. Әйтә алдыңмы, дип, ни… Анда чират җитми.
Ирек. Чират җитми? Күз алдына китер, нинди бай без яшәгән җир. Идел, Кама hәм башкалар… Күпме урманнар, нефть, газ. Әле болары ярылып ятканы гына. Шушы байлыкларның күпмесе безнең халыкка хезмәт күрсәтә алмыйча бушка китте, ә бит болар барысы да – безнең халыкның борынгыдан килгән байлыгы. Россиянең бер катнашы да юк анда. Ә иң куркынычы: тел югалу, милләтнең бетүгә баруы түгелме? Статусны без сорап торырга тиеш тә түгел, үзебез урнаштырырга тиеш. Нишлисең бит, халык әле аны аңлап бетермәгән чорда сорап йөрергә туры килә. 1552 елда бабалар үз ирке белән бирелмәгән кебек, безгә дә ирекле рәвештә ирек бирмәсләр.
Сәкинә. Бирмәсәләр, моңарчы яшәгән, миңа аның бернигә дә кирәге юк.
Ирек. Менә ничек! Шул сорау өчен дә көрәшмәгәч, нәрсәгә соң син халыкка? Болай да, депутатлар ярдәменнән башка да юкка чыгарбыз. Аның өчен тырышучылар синнән башка да җитәрлек.
Сәкинә. Менә нәрсә, энем. Син мине сайламадың, сиңа тикшерергә дә түгел. Yз сүземдә калам: руслар – яхшы халык.
Ирек. Ярый, ярый, кызма. Мин дә аларны хурламыйм, киресенчә. Тегендә минем дустым рус иде.
Сәкинә. Шулай булгач…
Ирек. Без үзебез горур, ирекле халык булып яши алсак, аларны тагын да ныграк хөрмәт итәр идек. Изелүче халык булып түгел, ә тату күршеләр булып. Йөрәк әрни, гомер уза, ә берни дә эшләп булмый.
Сәкинә. Да, брат, мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән.
Ирек. Менә шундый әшәке кеше инде мин…
Сәкинә. Ирек, син нигә университетыңда укуыңны дәвам итәргә уйламадың?
Ирек. Утырып кайткачмы? Беренчедән, алмаслар иде, икенчедән, мин үземә кирәкне алдым бугай инде. Аннан «Научный коммунизм» ны яттан беләм! (Бармаклары белән рәшәткә ясап күрсәтә.)
Сәкинә. Көлмә, юк, син уйла әле ул турыда.
Хәким керә.
Хәким. Ә-ә-ә, менә кая качканнар, сезгә штраф.
Ирек. Качмадык, әти, сөйләшеп утырдык.
Хәким. Ни турында?
Ирек. Шул синең байлыкны бүлешә алмыйбыз.
Сәкинә. Шаяра ул, әти.
Хәким. Шаярма, син андый малай түгел.
Ирек. Урлап кына китәргә оста дисеңме?
Хәким. Юк, улым, алай уйламыйм. Сәкинә, бар, әниеңне чакыр әле. Бире керсен.
Сәкинә.