Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

эчкә тартылды, соңрак бар хисе бергә укмашып, усал елмаюга әверелде. Кызның эчке халәте кара болытларның җиһанны коендырыр алдыннан куерып, һаваның куырылып, тынчуланып алу мизгелен хәтерләтә иде.

      Шул озын сыйрак Алина гына башына җитте. Баскетбол уеннарына йөри-йөри, бер латышка гашыйк булган. Бер мөһим очрашуга, кыстый-кыстый, Ләйләне дә алып барды. Күңел тартмаган җиргә аяк атларга ярамаганын чамаласа да, Ләйлә ризалашты. Уеннан соң, җиңүчеләр кызларны шунда ук урнашкан кафега кичке ашка алып керделәр. Арыш камылы кебек тырпайган каты чәчлесе кич буе Ләйләдән күзен алмыйча карап утырды, соңыннан озатып куярга алынды. Шуннан китте очрашу-күрешүләр, матчлардан соң кафеда чәйләү-мәйләүләр. Акрынлап Ләйлә аның озын буена да, ясалма елмаюына да күнекте. Бу аралашуны мәхәббәт дип атап булырлык түгел, Ләйләнең баскетболистка мөнәсәбәте дә салмак кына, үз җае белән генә агып яткан елга сыман иде. Егет белән бер елга якын очрашу-аралашу дәвамында кыз аңа кулга өйрәтелгән мал кебек ияләште. Алёшаның икегә аерылып торган иягенә астан өскә карау ошый, үбешкәндә, төрекмән көтүчеләре кебек чүмәшә белүе яисә таза кулларына күтәреп алуы, иркә песи баласы кебек егетнең култык астына кереп ятуы, бер очракка чаклы Ләйләгә кызык, яңа тоелды. Тик озаккарак сузылган бу уеннарның уймагы, коймакның төере килеп чыкты шул.

      Кыз узган гомере турында уйга чумып, ялагайланып койрыгын болгап торган Томанның маңгаена озын тырнакларын катырак батырды бугай, эт чинап җибәрүгә, Ләйлә дә айнып киткәндәй булды. Әле генә көмеш нурларының салкыны белән коендырып торган ай да җылылык иңдереп алгандай тоелды. Яшәү барыбер иң кызык шөгыльләрнең берсе икән. Морадны искә төшерү айлы кичне тагын да ямьләндереп җибәрде бугай. Шул арада тавышка әтисе йөгереп чыкты.

      – Ләйләм кайткан икән. Ник бер хәбәрең булсын. Каршы алырга машина җибәргән булыр идем, – дип сөйләнә-сөйләнә, кызын эчкә уздырды.

      Өстендәге җиңел кызыл курткасы белән Ләйлә авыр уйларын салып ташлагандай булды. Артык борчылуны яратмаган башы бер кичтә өелгән хәлләрдән талчыккан булса да, әтисенә һәм шул арада икенче каттан килеп төшкән әнисенә соңгы яңалыкны әйтми түзә алмады:

      – Шатланыгыз. Бик әйбәт татар егете белән таныштым. Аэропорттан өйгә ул алып кайтты.

      Чуар пижамасын киеп алган әтисе, гадәтенчә, озаклап сөйләшүгә әзерләнеп, диванга барып чүмәште.

      – Ә тегең… каршы алмадымы?

      Кыз, күзен дә йоммыйча, әтисенең күңеленә хуш килердәй җавап бирде:

      – Мин аңа үзем килмәскә куштым. Әти каршы ала, дидем.

      – Кызык, – диде әтисе. – Сине алып кайткан егет ничек туры килде?

      – Аның да көткән кешесе самолётта булмады, – дип котылды ялганын тоттыра язган Ләйлә. – Иртәгә сөйләшербез, арыдым, йокым килә, – дип, үз бүлмәсенә кереп китү иң хәерлесе иде.

      Әтисенең төпченергә, нәсел-нәсәбе турында сораштырырга, елганың башына төшәргә, киңәшен кызганмыйча бушка бирергә яратканын белгән Ләйләнең үз кичерешләре