Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

дисеңме? Совет чорында аларны шулай дип кенә йөртәләр иде. Школьные работники була инде. Укытучы минем өчен – буш моралистның синонимы. Ул үзеннән торган нәрсәләрне булдыра, хәл итә алган кешедәй күп сөйли, сорамасаң да, киңәшен бирә. Кыскасы, буш куык…

      Тырнаклары алсу төскә буялган кулын җавапка әзер укучы кебек өскә күтәреп, Ләйлә янәдән атасын бүлдерергә җөрьәт итте:

      – Иптәш Габбасов, беренчедән, үзегез дә хезмәт юлыгызны мәктәптә булмаса да, укытучы буларак башладыгыз, икенчедән, «иң әдәпле, тәртипле балалар укытучылар гаиләсендә тәрбияләнәләр» дип сөйләгәнегез хәтердә.

      Сахип әфәнде, кызының аңлатмасын колак яныннан гына уздырып, үз дугасын бөгүне дәвам итте:

      – Синең нинди нәселдә туып үскән былбыл баласы, бик кадерле кыз икәнеңне беләме соң егетең?

      Ләйлә, тавышына мыскыллау төсмере чыгарып:

      – Безнең кул җитмәслек бөеклек, галилек, илаһилык, кызыңның кул тидерергә ярамаслык дәрәҗәдә асыл зат, иркә булуы турында Морадның үзенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсең. Бик беләсең килсә, ярты елдан артык очрашкан арада нәрсә турында гына сөйләшмәдек, тик сезнең кем булуыгыз, фатирларыгыз турында бер генә тапкыр булса да, юри генә дә кызыксынмады. Барысын да аңлау өчен аңа безнең йортны күрү дә җиткәндер. Ул сезнең банктагы акчаларыгызга өйләнергә җыенмый. Аңа мин генә кирәк. Таләпләре зур түгел, тик ул горур, мөстәкыйль егет.

      Сахип Миндрахманович кызын бөтенләй аңламас булды. Каян иңгән аңа шундый усаллык, бөтен изгелегебезне сызып ташлап, булачак ирен хәзер үк бездән өстен куеп маташа түгелме? Шулай да бик онытылып китмәсен, аңа тормыш асылын, кемнең кем икәнен аңлата башларга вакыттыр.

      – Кызым, ирең буйлы, чибәр, укыган булса да, аның матди хәле, хезмәт урыны буенча синнән түбәнрәк дәрәҗәдә торуы лазем (төрекләргә кара май сатып баеп алган әтисе шуларның сүзләрен кыстырып җибәрергә ярата иде), шундый гаиләләр ныграк була.

      Әтисенең үзләрен мактауда, нәселләрен күтәреп куюда чама хисен югалтуын яхшы белгән Ләйлә «әйе, дөрес сөйлисең» дип, башын селкеп, үз уйларына чумып, оеп утыра бирде. Кызының үзен игътибар белән тыңламавын сизгән Сахип әфәнде, сүз җиленең борылышын үзгәртеп, Ләйләне тормышчанрак сораулар белән китереп кысарга, йөзенә, бөтен гәүдәсенә бик борчылучан кеше кәсафәтен чыгарып, кызыктыргыч җим ташларга булды.

      – Кызым, киләчәктә мәшһүр рус язучысы исемен йөрткән урамдагы фатирыбызда пропискасыз гына яшәрсез. Син бездә язылган килеш калырсың, ул – үзендә. Туй бүләгемнең берсе, иң мөһиме, сәяхәтләр оештыру ширкәте булыр. Хуҗасы булып үзем калам, син җитәкче-башкаручы, ирең урынбасарың вазифаларын үтәр. Хәерче аспирантка анысы да зур бүләк инде, аңласа.

      Ләйлә, атасына төртмәле караш ташлап, кабартма иреннәрен бөрештерде.

      – Синең вәгъдәләреңне, күңелең булсын дип, игътибар белән тыңладым. Минем тормыш иптәшемнән икенче чүпрәк Габделбар үрергә җыенуыңны аңламыйм да, гафу итә дә алмыйм. Минем Морад турында сөйләгәннәремне җитдигә алмадың бугай.