дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны, әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан, аңына килеп, эш киемен салып, соры күлмәгенә урнаштырып, балаларына:
– Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен, – дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.
Мәгәр ул акчалы кешеләр өчен ишекләрен агачтан туймаган ут кебек һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, имеш) ягында яши иде. Өйләре, тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә, балаларча, ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да, шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.
Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшелгә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген ассызыклап тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.
– Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа? – Үзе үк ашыгып бирелгән соравы өчен оялгандай: – Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора.
– Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, – дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды. – Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип килгәнием сезгә.
– Рәхим итеп, түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:
– Беләсезме, Нәсим Кадыйрович, Рәфикъ «юлдан таптым» дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы