Мөбарәкша баскычтан очып җиргә капланды. Куеныннан, шалтырап, арба кендеге төшеп калды. Тынсыз ята. Котым чыкты, җан җиренә тибеп, үтереп үк куймадымы, Ходаем? Барып карадым: сулу ала, исән. Ул арада Халикъ та килеп җитте. Тегене якасыннан урап алып күтәрде, чигендереп капкага тикле алып барды да урам якка селтәп атты.
Мин, паника куптарып районга барып әйтсә, жалу итсә дип, аны аптыратып бетердем.
– Итмәс. Керосином пахнет! – диде Халикъ, бүтән сүз дәшмәде.
Иртәгесен Мөбарәкша идарәгә килгән, бригадирлар алдында Халикътан гафу үтенә икән. Янәсе, син минем башымны тиштең, дөрес тиштең, миңа шул кирәк тә, фәлән-фәсмәтән…
– Син кем? – дигән Халикъ. – Минем сине күргәнем дә, белгәнем дә юк.
Идарәгә җыелган халыкның шаркылдап көлүенә түзә алмыйча, Мөбарәкша өенә кайтып киткән. Мине очраткан чакларда да ай буе дәшми кара коелып йөрде, аннары ничектер яктырып исәнләшә башлады. Мин, моның нигә шулай икәнен белергә теләп, Халикътан сорадым.
– Кеше бит хайван түгел. Гаделлекне кайчан да булса бер аңлый, – диде Халикъ. – Минем үземә генә килеп, идарәдә тәүбә итте. «Мин авылның ата карагы. Председательләрне без капчык киертеп дөмбәсли идек. Син сабак укыттың миңа. Әйткән сүз менә шул: синең иң беренче памушнигың булам, урлауны ташлыйм», – ди.
Урлавын ташлагандырмы-юкмы, әмма ул тиздән Халикъның уң канаты булып китте. Бактың исә ул беренче кул балта остасы, беренче кул тугымчы икән. Шулар өстәвенә тимер-томырны да белә. Мал-туар үрчетәм дисә дә, төшеп калганнардан түгел. Халикъ моны ферма мөдире итеп куйды. Ну, тынгысыз да адәм булып чыкты соң! Ике көннең берендә, таң сызылуга, тәрәзә төбендә кем диген – әлеге дә баягы Мөбарәкша. Фермалар янына коры чакта салам кайтартып калдыру, печән ташып кую, сарыклар фермасының түбәсен яптыру – Халикъның өстеннән төшми – камчылап куа! «Әллә бу теге чактагының юри үчен ала микән?» – дип тә уйлап куям. Халикътан сорыйм, юк, ди. Намусы уянды, әнә шул намус куа, ди.
Халикъның чын ярдәмчеләре икәү булып чыкты. Берсе – крестьянча нык акыллы, практичный Мөбарәкша булса, икенчесе – парторг Тәлгатев. Ул да юрист, дүртенче курс студенты. Өчәү җыелып алалар да, ун ел буена председательдән председательгә күчеп йөргән котсыз йортның кара ягын тәмәке төтене белән төтәтеп, киләчәк көнгә колхозны зур юлга алып чыгачак эшләр белән хыялланалар. Кычкырып-кычкырып сөйлиләр. Тавышлары колагымны тондырып бетерә. Башта практичный Мөбарәкшаның карлыккан тавышы гөбе төбеннән чыккан сыман ишетелә. Кыска гына, кадак суккандай, саран гына итеп әйтә:
– Җитен чәчәргә кирәк. Удмуртлар җитеннән уңды. Пилга персидәтеле Гаврила нәрсә ди: «Где лён – там мильон!» Бар Гаврила янына, нинди китаптан укып үстергәнен бел, хәзергесе көндә китап – иң беренче акыл!
Парторг Тәлгатевнең кызу-кызу сөйләгән ачы тавышы яңгырап китә:
– Мөбарәкша абый дөрес әйтә: җитен синең экономикаңны ныгытачак. Иген уңышын тиз генә яхшыртып булмый, ашлама юк, техника юк. Колхозчының күңелен нәрсә беләндер үстереп җибәрергә, эшләгәне бушка китмәячәгенә ышандырырга кирәк.