бастырып чыгарган иде. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер Сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем…
Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсызлыкка бармыйлар сыман.
1959 елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтиҗә бирмәгән иде. Дәүләт иминлеге комитетында ни өлкән Сәйдәшевләр, ни аларның балалары турында мәгълүмат юк дип кире бордылар. Ләкин 1961 елгы тырышлыгым бушка китмәде. Миңа Сәйдәшев Нәҗип Гәрәевичнең 1942 елның февралендә бөтенләй башка өлкә шәһәренең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, хатыны Сәйдәшева Шәфыйканың 1941 елның көзендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Ә Азатка һәм аның энеләренә килгәндә, төксе чырайлы КГБ вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районның вакытлыча фашист оккупантлары кулы астында калуын әйтте. Шунда малайларның эзе юкка чыга… Үзебезнең Минзәләдә дә андый йорт булган югыйсә, ләкин ниндидер югары мәнфәгатьләрдән чыгып, балаларны туган туфрактан аеруны кирәк санаганнар.
Бу вакытларда инде мин Черек күл «тырнагына» эләккән кешеләрнең нинди җәһәннәм сынаулары үткәнен яхшы белә идем. Кешенең маңгаена тимер коршау кигезеп, шул эскәнҗәне миләрең колагыңнан чәчрәп чыгарлык итеп боргычлауга, ишеккә кыстырып бармак сындыруларга, аягың гөбедәй шешенгәнче бастырып тотуларга, атна буена йоклатмауга түзә алсаң, акылдан язмасаң, үз-үзеңне белешмәстән, шашып, кансыз следователеңә ташланмасаң, – шушы газаплардан соң да исән калсаң, гаярьлегеңне, ихтыярыңны, шәхесеңне җуйдырганчы изәчәк этапларда һәм йомшак бәндәләрне көл вә тузан итә торган лагерьда да ник туганыңа, ник исән калуыңа үкенмәссең, дип сөйләде миңа Колыма тәмугыннан котылып чыккан бер әдип.
Сәйдәшевләрнең төрмәдә үк һәлак булуы, бәлкем, бәхетләредер? Кем белә? Һәрхәлдә, әле яшьлек чибәрлеген саклаган Шәфыйка апа бер өер уркаларның кешни-кешни мәсхәрә итүеннән котылгандыр.
Юк, бер-ике тамчы хәмер капкалап, тамак ялгап алгач, шыгырдавык диваныма утырып әңгәмә корганда, мин боларны Азатка әйтеп бетермәдем, ләкин күреп торам: ул бөтенесен дә аңлый һәм тәфсилләп тормаганым өчен рәхмәтле иде. Әмма минем сүзләрдән соң без озак кына дәшмичә утырдык.
Азат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм. Яшермим, Азат шикләнмәгәе дип тә курыктым, чөнки Черек күл шымчылары – сексотлар – тагын баш калкыткан, активлашкан вакыт иде. Үземнең тирәдә дә «Таткниготорг» та эшләп йөрүче Мурзаев фамилияле берәү, аннары бер әрсез журналист кисәге әйләнгәләп йөрделәр. Боларга каршы дәвасын таптым шикелле. Һәр икесенә шымчылар турында бер үк анекдотны сөйләдем һәм – Алланың фәрманы! – мине күргәч, урамның икенче ягына чыга торган булдылар. Күптән түгел шуларның берсен китап кибетендә туры китергән идем. Пенсиядә икән инде. Буйны табигать саранланып биргән булса да, кыяфәте – генералныкы. Үзеннән нигәдер канәфер исе аңкый. Дөньясы түгәрәк күренә. Кулына төргәге белән сәнгать