Зур гына урыс авылына килеп кергәч, алар калача салынган биек агач йорт каршына туктадылар. Атны аркылы агачка бәйләп, икесе дә стражниклар яныннан үтеп, борылмалы баскыч буйлап өскә менделәр, ишек төбендә, тәмугка керергә торгандай, туктап бераз хәл алдылар һәм, бүрекләрен култык асларына кыстырып, авыз эчләреннән догалар укый-укый, бусагадан эчкә атладылар.
Стена буйларына озын-озын агач эскәмияләр тезеп куйган зур бүлмәнең эче буп-буш иде. Тәрәзә араларында, килеп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. Шүрләп калган мәзин белән карый сакланып кына эскәмиягә утырдылар. Шулчак эчке бүлмә ишеге ачылып китте. Эскәмиядә утыручылар, командага буйсынган кебек, икесе берьюлы сикерешеп аягүрә торып бастылар. Ишектә аягына ялтырап торган күн итек кигән, шоп-шома итеп сакалын кырган, уртача буйлы, какча тәнле, аксыл-сары мыеклы бер кеше күренде. Зәңгәр мундирының түшендә медальләре чылтырый иде. Становой иде бу.
– А-а… пришли! – диде ул, сузып кына һәм, бармагы белән ымлап, Әкрәм карыйны чакырды.
Карый, калтырана-калтырана, эчке бүлмәгә кереп, өстәл каршында сүзсез-өнсез басып калды. Становой җирәнгән бер төс белән аңа күз йөртеп алды да ачулы тавыш белән нәрсәдер сөйләргә кереште. Әкрәм урысча бер авыз сүз белми иде. Становойга шуны аңлатырга теләп, ул:
– Мы урысча белмәс, – дип, телен чыгарып, бармагы белән теленә төртеп күрсәтте. – Сәпчим белмәс, – диде ул, кулларын җәеп.
Становой күрше бүлмәдән писарь булып эшләүче сары чәчле яшь кенә бер егетне чакырып кертте. Писарь егет, сүзләрне вата-җимерә, ике телне бергә бутап, карыйга становойның сүзләрен аңлатып бирде.
– Твоя учит сын портного кряшена? – дип сорады ул.
Шул чакны карый Шәмси мулланың ни турында донос җиткергәнен аңлап алды. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкяр итәргә кереште.
– Юк, знакум… Валлаһи, ниту… Сәпчим ялган! – дип карганды. Тагы нидер әйтмәкче иде дә кинәт становойның җикеренүенә сискәнеп китеп әйтә алмыйча калды.
Становой аяк тибеп кычкырып җибәрде һәм, шап иттереп, өстәлгә китереп сукты. Карый агарынып китте, башын аска иеп, түрәнең ачуланганын дәшми генә тыңлап торды. Писарь егет тагы аның сүзләрен аңлатып бирде:
– Если ты будущий зима кряшен обучить будешь, становой твоя в Сибирь ушлёт… Голова твоя Сибирь пойдёт…
Әкрәм каударланып ант итәргә кереште:
– Ниту, знакум, валлаһи, ниту… Сәпчим юк…
Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында, бармагы белән ишеккә күрсәтеп:
– Вон! – дип кычкырды.
Әкрәм карый ачык ишектән ук шикелле атылып чыгып китте һәм шуннан соң гына җиңел сулап куйды. Әлеге хәлне мәзингә сөйләп бирергә өлгермәде, мәзинне дә становой бүлмәсенә чакырып алдылар. Становой аның белән кул биреп күреште. Сабирҗан урысча сүзен көч-хәл белән генә булса да оештырып аңлата ала иде. Тылмач кирәкми иде. Беренче сүзне ишеткәч тә, ул эшнең хикмәтен аңлап алды һәм баштагы куркуы шундук юкка чыкты.
Становой