Олеговичның буыла-буыла ютәлләүдән сыны каткан, йөзе күм-күк зәңгәрләнгән, күзләре аларган иде. Иргали аның башын күтәреп тезенә салды, дәшеп карады. Тик инде офицерның аны ишетерлеге дә, сүз катып җавап кайтарырлыгы да калмаган иде. Бераздан авыз-борыныннан, колакларыннан кан китте. Иргали каушый калды.
Нәкъ шулвакыт авыз-борынын ниндидер аксыл чүпрәк белән томалаган Таранов күренде. Окопның ермачланып беткән борылышыннан атылып килеп чыкканда, кыяфәте акылдан шашкан кешене хәтерләтә иде. Ул, каядыр соңга калудан курыккан кебек, килә-килешли үк, Илья Олеговичның башын тотып утырган Иргалине төртеп җибәрде. Аннары дусты өстенә иелеп: «Илья!.. Илья… дорогой мой… Шулай итеп саубуллашабыз дамыни инде?!» – кебек сүзләрне тәкрарлый башлады. Әмма җан дустының хәле аның сүзләрен ишетүдән узган иде инде. Илья Олеговичның йөзе күзгә күренеп кара-кучкылланды, бераздан, җан биргәнгә охшап, аяк-куллары тартыша башлады.
Таный алмаслык кыяфәткә кергән Аркадий Алексеевич, дустының күкрәк кесәсеннән нәрсәдер эзләгән сыман хәрәкәтләр ясап, капшаштыргандай итте дә, җан дустын бу газаплардан азат итәргә теләптер инде, кобурасыннан пистолетын чыгарды. Бермәлгә дустының җан әсәре калмаган йөзенә карап, пистолетын Илья Олеговичның йөрәк турысына терәде…
Иргалине нинди көч урыныннан күтәргәндер, хәзер инде башына да сыйдыра алмый: «Не сме-ей-йть!..» – дип, яшен ташыдай атылып, ике офицер арасына барып төшкәнлеген үзе дә сизмичә калды.
Бүтәне ничектер үзеннән-үзе эшләнде. Иң элек Аркадий Алексеевичтан аралап алган офицерын, бала урынына күтәреп, окоп каршына салды. Аннары үзе дә мәче җитезлеге белән өскә ыргылды. Шундый ук җитезлек белән ярым үле гәүдәне лафеты җимерелеп кырын ауган туп ышыгына тәгәрәтеп төшерде. Бары тик шуннан соң гына, мылтыгын иңенә элеп, бушап калган куллары белән, җан барлыгы да сизелмәгән Илья Олегович гәүдәсен җил искән якка, куе әрәмәлек белән капланган калкулык булырга тиешле тарафка сөйри башлады. Як-якта мәетләр, газдан агуланып, яраланудан ыңгырашып яткан яралылар, ат үләксәләре… Соңрак Иргали шул вакыйгаларны исенә төшерә иде дә, «каян килде икән миңа көч-егәр?» дип хәйран кала иде. Үлем ачысы кешедән шулай мөмкин булмаганны да эшләтә торгандыр дип, үзенчә нәтиҗә ясый иде.
Иргалинең бәхетенә каршы, газ зонасыннан азат калкулык та әллә ни ерак булмаган, газ таралуын, атышларның чак кына тына төшүен көтеп торган санитарлар да шунда, әрәмәлектә генә посып утырганнар икән.
Илья Олеговичка шундук ярдәм күрсәтә башладылар: ясалма сулыш алдырдылар, укол кададылар, авыз-борынына ниндидер сыекчалар белән чылатылган марля-маскалар куйдылар. Һәм шундук күләгәдә торган бөркәүле арбага сузып салып, әрәмәлек эчләтеп кенә каядыр алып та киттеләр.
Ниһаять, Иргалигә дә чират җитте. Ул да аягына күтәрелер хәлдә түгел иде. Аңа да укол ясалды. Шыксыз олы, тукмак танавына пенсне атландырган бер бәндә, мең төрле сорау биреп, аның теңкәсенә тиеп бетте. Илья Олеговичның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынганнан