Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

рай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә – егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Аннан соң да, күк йөзендәге ай шикелле, Урда тәхетендә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышынып тора. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать[2] китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның бичара таҗдарларының исемнәрен дә ятлап кала алганы юк…

      Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягына сузылган Меңкышлак олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт Хуҗа олысы, нигездә, – гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр «ак мангыт» дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән мал һәм кош-корт төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә, Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылгач, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда комнан әвәләгән йорт шикелле янтайды да төште.

      Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре иң беренче чиратта кемгә тиеш?

      Тирәнгә үк чумып тормыйча да аңлашыла: һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнаплары әле исән чакта ук хата җибәрә шул – ул Харәзем олысында шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед үзенең агулы җимгә тиң вәгазен башлый:

      – Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә бик муафыйк гамәл. Мүнкә Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-солтанымыз Коръән хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр.

      Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында шулар әмир белән бәкләр колагына тукран кебек тукый.

      – Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала, ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.

      Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрәләр. Яңа таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед[3] булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дә дарга озаттыра.

      Хыйлаф үрнәк үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә[4] дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне гаһед иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына[5] каршы яу кылып йөргән чагы бу. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт – калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китермиләр. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүдән тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.

      – Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты. Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз әнә бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләр дә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.

      Тамчы ташны тишә. Җанибәкне ашык-пошык кына тәхеткә утырттылар. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте:

      – Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, имеш.

      «Танибәк кайта» дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл гаһед олавына каршы куды.

      – Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнаплары сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр…

      Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлеклек юл арасындагы Сарайчык