Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык)


Скачать книгу

янында, Дәрьял тарлавыгында әзәриләргә, аланнарга[11] каршы сугышта сыналган сыбайлар[12], әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен читтә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла, ни чарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан кебек, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.

      Мәскәү белән Тверь калаларыннан, аерым-аерым юлдан, әмма икесе берьюлы Сарайга килеп төшкән Дмитрий һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга керткәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен, бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:

      – Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа китереп идем.

      Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы, елан мөгезедәй, үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.

      Берәм-берәм үтеп кергән саен, боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да иртә. Карап торышка күндәм, юаш булса да, моның ише яшь бозауның аран җимереп сөзешә башлавы бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.

      – Син нәрсә монда бер кәрзин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчте ул.

      Габдулланың тораташтай катып утыруын күргәч, усал әтәч сыман янә очып кунды.

      – Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михаилга син бирмисең икән, ярлыкны мин үзем бүләк итәм!

      – Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына бик тиз сатып алды.

      – Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче, мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен Михаил өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..

      Габдулла хан тынды, эченнән генә пыскак яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук, Тверьдагы Михаил Владимир каласын барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып