оештырдык. Район Мәдәният йорты һәвәскәрләре белән бергә «Үлмәс җыр» пьесасын сәхнәгә куеп, үзебездә һәм күрше районнарда спектакльләр күрсәттек.
1968 елда мине ВЛКСМның Чакмагыш район комитеты беренче секретаре итеп сайладылар. Һәм алты елдан артык вакыт шушы вазифаны башкардым.
Гадәттә, комсомолда актив эшләүчеләр арасында аерым бер дуслык, кирәк чакта ярдәм итү омтылышы була. Без Җәлилне дә үзебезнең рухи туганыбыз, көрәштәшебез дип исәпли идек. Аның тормыш юлы, героик көрәше, иҗаты турында яшьләргә җиткерү өчен, шактый гына эшләр башкардык. Комсомол сафларына керүчеләрдән еш кына Муса Җәлилнең кем булуы турында гына түгел, ә аның шигырьләрен яттан сөйләтә идек. Җәлилнең туган көнендә район Мәдәният йортында зур шигырь кичәләре, яшь иҗатчылар конкурслары үткәрелде. Яшь игенчеләр, терлекчеләр арасындагы социалистик ярышка йомгак ясаганда, спорт ярышларында, сәхнә бәйгеләрендә җиңүчеләргә Муса Җәлил китапларын бүләк итә идек.
Муса гына түгел, бу китапта сөйләнеләчәк башка күренекле шәхесләрнең дә байтагы яшьлегендә комсомол мәктәбен үткән.
Мәсәлән, партия, совет эшлеклесе Салихҗан Батыев хезмәт юлын БАССРның Бакалы районында ВЛКСМ райкомы аппаратында башлый.
Хөсәен Мөхәммәтов сугышка кадәр туган авылында оешкан «Авангард» колхозының комсомол комитеты секретаре була.
Нурмөхәммәт Сәлихов сугыштан алда ВЛКСМның Учалы райкомы беренче секретаре, сугыштан соң комсомол өлкә комитетының бүлек мөдире булып эшли.
Рәхим Саттаров ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы булган «Яшь сталинчы» яшьләр газетасының оборона-спорт бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары була.
Ян Габдуллин 1921–1929 елларда ВЛКСМ сафларында тәрбияләнә. 1925 елларда комсомолның Токчуран район комитеты секретаре булып эшли.
Әхәт Атнашев сугышка алынгач, 1941–1942 елларда полкның комсомол бюросы секретаре итеп сайлана.
1975–2002 елларда – Чакмагыш районы «Игенче» газетасының мөхәррире булып эшләгән елларымда – Мусаның тормыш, көрәш, иҗаты белән кызыксынуым тагын да артты. Газетада аңа бәйләнешле бик күп материаллар бирдек.
Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усмановның кызларын еш кына редакциягә кунакка чакырдык. Ырымбурдан туган якны өйрәнүче Равил Енакаев Муса турында мәкаләләр җибәргәч, без аны зур теләк белән бастырып чыгардык. Ташкенттан Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатын өйрәнүче Исхак Зәбиров, берничә мәртәбә безнең якларда булып, очрашулар үткәрде, патриот-шагыйрь турында әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны безгә җиткерде. Язмыш безне якташыбыз, күп еллар Татарстанның җитәкче органнарында эшләгән, Җәлилнең исемен кайтаруда зур өлеш керткән Салихҗан Батыев белән дә очраштырды.
1960 еллар уртасында «Казан утлары» журналында Рафаэль Мостафинның Муса Җәлил эзләреннән йөрүен тасвирлаган очеркларын йотлыгып укыдык. Шулар нигезендә китап чыгу безнең өчен дә зур шатлык булды. Аның «По следам поэта-героя» дигән китабында 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуны