карар ителә. Әмма алар беркадәр соңрак оеша.
«Идел-Урал» легионының командиры итеп майор Оскар фон Зекендорф тәгаенләнә. Ул 1875 елның 12 июнендә Мәскәүдә туган. Урысча, инглизчә, французча, кытайча әйбәт сөйләшә, бик үк шәп булмаса да, украин һәм испан телләрен дә белә. Соңрак аңа подполковник званиесе бирелә.
Аның легионны күпме вакыт җитәкләве төгәл генә билгеле түгел. Архивларда 1944 елның 12 маенда аның Көнчыгыш легионнар штабына күчүе турында сүз барган документ саклана. Шулай ук аның төрки офицерларны һәм тәрҗемәчеләрне әзерләү мәктәбендә командир булганы билгеле. 1945 елның 1 гыйнварында да эшләгән әле.
Легион белән җитәкчелек итә башлаганда, аңа 67 яшь була. Шулай булуга карамастан аны отставкага җибәрмәгәннәр. Мөгаен, аның тырышлыгы, зур тәҗрибәсе эш өчен кирәк булгандыр.
Ул, чыннан да, легион оештыруга җитди тотына. Беренче чиратта милли офицер кадрлар әзерләү эшенә керешә. Ул бу җәһәттән 1943 елның 25 гыйнварында җентекләп язылган аналитик документ әзерли. Аныңча, легион офицерлары, беренче чиратта, әсир төшкән Кызыл Армия командирларыннан әзерләнергә тиеш, укымаган, тар карашлы, җитәкчелек тәҗрибәсе булмаган гади легиончылардан офицер ясау өчен, бик күп вакыт китәргә мөмкин. Кызыл Армия командирларын немец калыпларына кертү, тәрбияләү өчен, ул конкрет инструкция эшли.
Никадәр көч салса да, ахыр чиктә фон Зекендорфның тырышлыклары зур нәтиҗә бирә алмый. «Идел-Урал» легионына кую өчен, татар офицерлары җитми. Аптырагач, аларны немецлардан куялар. Алар легиончыларның телен дә, гореф-гадәтләрен дә, рухи халәтләрен дә аңламыйлар. Ә легиончылар үз чиратында моны үзләренә карата ышанычсызлык күрсәтү дип аңлыйлар.
Барлыгы җиде пехота батальоны төзелә. 825 номерлы беренчесе 1942 елның ноябрь азагында, 831 номеры белән йөртелгән җиденчесе 1943 елның көзендә оешып бетә. Алар турында аерым сөйләрбез.
НИЧӘ ХӘРБИ БАТАЛЬОН БУЛГАН?
Хөсәен Мөхәммәтов белән очрашып сөйләшкән вакытта, «Идел-Урал» легионында дүрт хәрби батальон булуы турында әйткән иде. Күп язучылар, журналистлар, тарихчыларның китапларында, язмаларында да шушы дүрт батальон булуы әйтелә. Һәм аларның язмышы турында күптөрле фикерләр була.
Искәндәр Гыйләҗевнең хезмәтләрендә, ниһаять, бу төрлелеккә чик куелды. Аның «Легион «Идель-Урал»» китабында (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005) һәр батальонга тулы характеристика бирелә. Искәндәр Аяз улы язганнар икеләнүгә урын калдырмый. Чөнки алар немец архивлары документларына нигезләнгән.
Вермахтта һәр берләшмә оештырылган чакта, «штаммтафель» дигән документ тутырылган. Тәрҗемә иткәндә, бу сүз шәҗәрә мәгънәсен белдерә. 825 нче батальонның штаммтафелендә түбәндәге сүзләр язылган: «Идел-Урал» 825 нче пехота батальоны буларак, түбәндәге составта төзелгән: штаб, штаб ротасы, дүрт рота, кыр почтасының номеры – 42683 А–Е. Генерал-губернаторлыкта хәрби округ командующие карамагында була. Гаскәри подразделение. Запас урнашу урыны – Радом (Едлино лагере). Немец персоналы өчен – 304 нче