дә, язмышына разый булып, улын авылга кайтару турында, бәлкем, авыз да ачмас иде.
Беркөнне Нариман искиткеч бер сәер төш күрде. Каядыр сәфәргә чыккан икән ул, печән төялгән йөк машинасында баш очында хәтсез кыздырган кояштан күзләрен яшереп, каядыр бара да бара икән. Яңа гына чапкан ямь-яшел үлән, люцерна! Ах, аның хуш исләре! Мондый хуш исле төшне аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. Аңа шундый рәхәт… җан рәхәте… Ләкин бу рәхәтлек нигәдер озакка бармады. Менә машина кисәк кенә туктады, аннан ике әзмәвер егет йөгереп чыкты да Нариманны, аягыннан тотып, җиргә тартып төшерде. Ни хикмәт, боларның икесе дә таныш кешеләр булып чыкты. Кала хулиганнары: берсе – Альфред, икенчесе – Хамис. Хамисның ул кайчандыр тезен ярды, Альфредның аркасына таш томырды. Хәер, монда аның гаебе юк, алар сугышны үзләре башладылар. Нариман – нык ир-ат. Әгәр дә аның үзенә бәйләнмәсәләр, аны мыскыл итмәсәләр, ул беркемгә дә тими, ә инде бәйләнеп, теңкәсенә тисәләр йә инде аның каршында әллә кем булып кылансалар, ул аларны изеп атып, җир белән тигезләп куярга да күп сорап тормый иде. Бу юлы исә ул үзен гаепле итеп сизде, ул аларга хәтта ялынып, ялварып та карады. Тик номер барып чыкмады. Алар әрсез мосафирны, арт ягына тибеп, тузанлы юлда бәреп калдырдылар. Җәй эссе, гаять каты кыздыра. Шулчак давыллы җил чыкты, кара тузаннар тузды, күзләргә чүп кереп тулды. Җил тынгач, ул әкрен генә күзен ачты. Бер кызыкай, көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә су алырга төшеп бара. Чырае ап-ак кызның, моңсу, чак кына чирле кешегә дә охшаган. Менә алар икесе дә чишмә буенда. Нариманның бик каты су эчәсе килә, ул кыздан су сорый. Кыз аның авызына чиләк кырыен китерә. Нариман йотылып су эчә һәм, күтәрелеп, кызга карый. Ялгышкан икән бит! Суны аңа хатыны Динә бирә дип уйлаган иде, ә ул бөтенләй башка кеше, башка кыз булып чыкты. Кыяфәтенә караганда, ул гади бер авыл кызына охшаган иде.
Бу төш берничә мәртәбә кабатланды. Нинди төш ул? Нишләп керә соң ул аңа? Төшләр юраучы авыл карчыгына да сөйләп күрсәтте, җавабында багучы аңа: «Бик хикмәтле төш, олан, тормышыңда олы үзгәрешләр көтелә, мөгаен, авылыңа кайтырсың, туган йортыңда яши башларсың, ләкин ул җиңел генә бирелмәс», – диде. «Минем Динәм гомердә дә кайтмый авылга!» – дигән сүзгә исә ул (аны бик нык гаҗәпкә калдырып): «Мин анда Динәңне күрмим, ә башка кешене күрәм», – диде…
Динә белән кайчан да булса аралары өзелер дип аның башына да килмәде. Алар бит бер-берсен яратышып өйләнештеләр. Хәзер дә бер-берсен яраталар кебек. Ләкин Динәнең сәер холкы, көймәне һәрчак үз уңаена ишәргә тырышуы, Нариманның исә һаман да икенче якка ыргылуы, авылга тартылуы, авылны оныта алмавы аларны күптән бербөтен итә алмыйча, гаиләнең тотрыклылыгын җимерә торган иде.
Ә бәхетсезлек, ни гаҗәп, бәхеттән башланды. Ниһаять, алар фатир алдылар. Фатирны аларга яңа ел алдыннан бирделәр. Ике бүлмәле, лоджияле. «Ленинградка». Динә сөенеченнән ике көн кунак җыйды. Кемнәр генә килмәде дә кемнәр генә котламады аларны. Авылдан Динәнең ата-анасы да килде, бары тик Нариманның анасы Хәлимә генә килә