Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

яшьләрнең үлемен авыр кичерсә дә, хисләрен кешегә күрсәтергә яратмый иде. Елаганда да, күз яшьләрен яшереп елый, сөйләгәндә дә, сак кылана – кемгә сөйләгәнен белеп сөйли иде. Гомумән, алар нәселләре белән шундый иделәр, әзрәк кенә ордым-бәрдемнәр, каты күңеллеләр. Авылда Фарихлар (бабалары) нәселе атаклы нәсел иде. Инсаф моны яхшы белә, аның авыру анасы да һәрчак көчле рухлы булды, беркайчан да юкка җебеп төшмәде.

      Өйнең түр ягында, диварда, әти-әнисенең, туганнарының рамланган пыяла эченә куелган фотосурәтләре эленгән. Көзен-кышын ягылмаган йортта фотоларның күбесе саргаерга да өлгергән. Ләкин исән калган фотолардан да ата-анасының йөз чалымнарын абайларга, аларны тулырак итеп күз алдына китерергә мөмкин иде. Ни аяныч, ул аларны җирләргә дә кайта алмады…

      – Синең өчен ничек борчылганнарын белсәң икән син атаң белән анаңның, – дип тезеп китте карчык. – Син утырганнан соң, кара кайгыга баттылар. Синең гаебең юк икәнен белсәләр дә, бик нык хурландылар, халык алдында… Нәселдә булмаган нәрсә, нәселдә, шуңа бик нык хурландылар. Бала кайгысы! Ай, бу бала кайгысы! Дошманыңа да теләмә икән шуны! Анаң тумыштан авыру булды, сине утыртканнан соң, авыруы тагын да көчәйде. Көнгә икешәр, өчәр приступ… май кояшымның…

      – Беләм. Әти язды ул турыда…

      – Белсәң… шул…

      – Әтигә ни булды?

      – Кызым үлгәч, атаң да бетереште.

      – Эчтемени? Гомер әтинең эчкәнен күрмәдем.

      – Анысы аның бер хәл…

      Кәримә шактый вакыт дәшмичә торды. Инсаф белә: дәү әнисе берәр сер ирештерәсе килсә, шулай озак кына эндәшмичә тора. Моны чит кешегә сөйләп тә аңлатып булмый, бары тик оныгына гына ирештереп була иде.

      – Яшерен-батырын түгел, улым, кыйнадылар атаңны! Завфирмы булып йөргәндә…

      – Кем?

      – Белсәк икән…

      – Яшермә, әйт…

      – Юк, әйтмим…

      – Нишләп?

      – Ул адәмнең исемен атарга да ярамый.

      – Нигә? Куркасыңмы?

      – Анысы да бар…

      – Ну?!

      – Гаебе исбатланмаган…

      – Ни өчен кыйнаганнар соң? Әти миңа ул турыда язмады да…

      – Атаң шундый кеше иде…

      – Шулай да…

      Кәримә сөйләргә мәҗбүр булды. Нариман, тракторда йөргәндә гарипләнеп, кулындагы беләк сеңерләрен өздергәннән соң, озак кына эшсез яткан. Бераздан аны колхоз фермасына җитәкче итеп куйганнар. Бер ел эчендә таркалып барган ферманы аякка бастырган. Бинага ремонт ясатып, терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкән. Шуның хисабына колхоз яхшы табыш ала башлый, ләкин барыбер мантый алмый: үзгәртеп кору чоры башлангач, ул бөтенләй тарала. Нариман фермасы гына аягында нык тора. Бандитлар каланы гына түгел, авылларны да басып алалар. Авылныкылар бит үзләре, җитмәсә! Шул адәмнәр Нариманнан ярты бәягә генә ике тана килеп сорыйлар, ә ул аларга каршы чыга, бирми. Гадел кеше чөнки, беркайчан да хәрәмгә бармый. Шуннан соң аны бик каты кыйнап, таналарын урлап алып китәләр. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул кабат фермага кайтмый инде. Кешеләрне яраткан, алар белән ачылып