Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

нык сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән ул инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм ителгәч, ул бу мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән бөтенләй читләшкән иде…

      – Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! – диде хатын.

      – Нишләп?

      – Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.

      – Яраттыңмы аны?

      – Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны… Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак… ышанасыңмы?

      – Синнән теләсә нәрсә көтәргә була.

      – Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?

      – Юк, алай дип уйламыйм, – дип төзәтте сүзен егет. – Минем моңарчы ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны… бик зур гөнаһ, диләр…

      – Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!

      – Бәлкем… шулайдыр да… ләкин…

      – Әйтеп бетер!

      – …минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям.

      – Яратасыңмы?

      – Кемне?

      – Раушанияне?

      – Яратам…

      Инсаф бу сүзне ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ул ярәшкән кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр хатын, елан сымак сарылып, акрынлап аның куенына, куеныннан җанына төшеп бара кебек…

      – Алдашма, Инсаф!

      – Нишләп алай дисең?

      – Күзләреңнән күрәм.

      – Нәрсә?

      – Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә… Әйбәттер ул. Ул, бәлкем, синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.

      – Каян беләсең?

      – Күзләреңнән күрдем… Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! – Кунак хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды, ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның күзләреннән үпте…

      – «Яратам» дисең инде?!

      – Әлегә «яратам» дип әйтмәдем…

      – Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән кайтмаганымны!

      – Мин барысын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен, кеше үзенә бары начарлык кына ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый, аның яхшысын да күрә белү кирәк. Син менә дигән егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!

      – Кил…дем…

      – Кил… – Инсафны кулыннан тартып, Ландыш аны идәнгә тезләндерде һәм үзе дә аның каршына тезләнде. – Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата алса, мин сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс тә идем. Тик ул сине минем күк беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы? Әйе, ул сине карар, сиңа балалар табар,