Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

эзләдем. Таптым. Аңа чатырдап ябышып өскә шуышырга тырыштым. Тик хәлем җитмәде, озак кына асылынып тордым да көчсезлегемә рәнҗеп түбәнгә шуып төштем.

      –Илһам, мен яныма, җаным!

      “Мин менәлмим, Нәфисә. Үзең төш. Мин… менәлмим…”

      –Мин төшәлмим, Илһам…

      “Төш!”

      –Син шундый җебек егет мени?!

      Әллә кайдан килгән кодрәт белән керфекләремне аердым. Көн яктысы күзне телеп үтте. Тик Нәфисәнең сүзләре салган әрнү янында ул чүп кенә иде. Мин авыртудан һәм гарьлектән ажгырып баскыч аратасына ябышып торып бастым, әллә нинди сихри кодрәт белән югарыга үрмәләдем.

      –Яныңа менәм,—дип ярсып елмайдым мин,– Тик бел, син минеке.

      –Мин синеке, Илһам.

      –Илһам!

      Монсы әллә нинди сәер тавыш иде. Бу дөньяның бөтен моңын рәнҗетүче тупас тавыш.

      –Илһам! Төш, анаңны!..

      Инде кулым сәндрә тактасына җитте генә дигәндә, кемдер йолкып алды. Һәм мин тагын җиргә тәгәрәдем. Күңелдә ачы әрнү дә, рәнҗеш кенә иде. Тик бераздан бар да юкка чыкты…

      * * *

      –Егетләр, уянырга вакыт…

      Танавыма ниндидер зәһәр ис килеп бәрелде дә бөтен дөньямны айкады, мин ирексездән тартышып куйдым, керфекләремә атылып чыккан яшьне сөртеп, күзләремне ачтым. Саргылт төскә кергән түшәмне күрүгә, танавыма тәмәке исе килеп бәрелде.

      –Мин кайда?

      Күршедәге караватка иелеп нидер эшләгән ир миңа борылганчы, аяк очымдагы китап шкафын, тәрәзә янындагы ярым җыештырылган өстәлне күреп өлгердем. Аның бер як читендә кечкенә мамык төргәге белән ниндидер флакон тора иде.

      –Сез минем өйдә, – диде ир, кулындагы мамык кисәген өстәлгә куеп, – Хәлең ничек?

      –Күңел болгана…

      Минем бөтен ашаганым тамак төбенә килеп тыгылган иде инде.

      –Ишек төбендә чиләк бар.

      Мин шунда атылдым. Бары тик ашказанымны бушатып, күзләремнән бәреп чыккан яшьне сөрткәч кенә үземнең шыр шәрә икәнемне абайладым.

      –Киемнәрем кайда?

      –Башта юынып ал, – Ир кулына комган тотып килеп җитте, – Әйдә, верандага чыгабыз.

      Бу Һидиятулла абзый иде. Верандага чыккач, мин зур таска менеп бастым да, ул комган белән баштан-аяк коендырды. Сабынлап юынып алгач, тәнем җиңеләеп калды. Бары тик аяк-куллардагы җиңелчә авырту белән башымдагы гүләү генә бетмәде.

      –Менә, – диде ул, кайдандыр күлмәк-ыштан алып чыгып, – Артык зур түгел бугай. Үзеңнең киемнәреңне ихатага ташладым. Пычранып, сасып беткәннәр.

      –Айрат кайда?

      –Аны хәзер уятабыз.

      Каешны ныграк кысып, балагын сызганып куйгач, Һидиятның чалбары таман диярлек булды, футболканың иңсәсе терсәккә төшә язып калды.

      –Яныгыздан үтеп бара идем, сәндрәдән егылып төшкәнегезне күреп калдым, – диде ул, кулындагы нашатырлы мамыкны Айратның борынына китереп,– Подъем! Килеп карасам, икегезнең дә күзләре йомык, үзегез кем беләндер сөйләшеп ятасыз… Айрат, торырга вакыт!

      –Без вампирны күрдек…

      –Мин дә аптырадым аңа… Күрәсең, таң алдыннан ояларына кайтырга өлгермичә, якын тирәдәге караңгы урынга посарга мәҗбүр булганнардыр… Айрат, дим!

      Айрат битен уа-уа торып утырды. Гаҗәпләнүдән зур