чугыннан тамган чыкны
Киптерергә күзегездән
Кояш булып балкучыны
Сизмәссез дә күгегездә.
Күңел-кырда гөлләр чиксез…
Тезгән чакта түшегезгә
Китәрмен дә югалырмын,
Кермәм хәтта төшегезгә!
Гөлләр сере
Сөйләшәләр гөлләр, агачлар да…
Тик ишетү безгә язмаган.
Үз-үзебез белән артык мәшгуль,
Без югары, өстен яралган.
Ә гөлләр бит безнең өчен яши.
Ә гөлләр бит безне ишетә.
Чын күңелдән бүләк ителгәне
Чәчәк ата өзгән килеш тә.
Әйтелмичә калган сүзләрне дә
Гөлләр тоя, гөлләр сизенә:
Рәнҗегәндә күңел, безнең өчен
Чәчәкләрнең җаны өзелә.
Ник гөлләрне аңламыйбыз икән? –
Сәбәпләрен әле тапмадым…
Беләсеңме, син китергән гөлләр
Минем өйдә чәчәк атмады…
Алкаларым сыңар-сыңар3
Алкаларым сыңар-сыңар,
Йә югала, йә сына.
Сыңар-сыңар алкаларым
Үз парларын юксына.
Челтерәми инде күптән
Колагымда тамчылар.
Карыймын да алып куям –
Алкам гел сыңар-сыңар.
Алларымда ничә алка
Моңая ялгыз гына.
Һәркайсына пары кирәк,
Таң булып кабынырга.
Уйнамаган инде күптән
Колагымда таң нуры.
Карыймын да алып куям –
Сыңар алкалар моңлы.
Алкаларның берсенә дә
Тиң түгел башка сыңар.
Шулар сыман парсыз гына
Минем дә гомер узар.
Сокландырмас инде бүтән
Колагымда алкалар.
Карыймын да алып куям,
Һәркайсы сыңар-сыңар.
Һавасыз
Мин бит сиңа һава кебек идем,
Хәлең ничек хәзер һавасыз?
Бардыр дустың,
бардыр сердәшең дә,
Ә һаваның булмый яңасы.
Мин бит сиңа һава кебек кирәк,
Суламыйча ничек яшисең?
Тел тибрәтеп,
«кил» дип дәшәр идең,
Миннән башка, беләм, ятим син.
Үз-үземә зур бәядер, бәлки?
Әллә сиңа шулай ышанам?
Уйны – уйга, җанны җанга ялгап,
Күңелемнән сиңа юл салам.
Тел тибрәтеп үзең чакырмагач,
Синең якка юллар өзек бит.
Үрсәләнеп сөрән салуым бу:
– Мин бит сиңа
һава кебек! – дип.
Йосыф – Зөләйха
Төшләремә керәсең дә
Зөләйхага Йосыф кебек,
Таң атканда юк буласың,
Үзәгемне өзеп-өзеп.
Юк, кабатлый алмам, ахры,
Зөләйханың дәртле җанын.
Күреп туймас сурәтеңне
Хыялымнан куам тагын.
Заман бүтән, уйлар башка,
Ерак калган кыйссалар да…
Сине күрсәм тетрәп китәм –
Йосыф бугай син чыннан да.
Юк, эндәшмәм сине даулап,
Кыю булмам Зөләйхадай.
Учка кысам йөрәгемне:
Син