шикле карашын тоеп өстәп куйды, – Болар безнең туганнар.
Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан урыннарына төшеп утырды да йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге ышанмауны аңлатучы елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.
– Шыттырасың син, – диде Ольга күзләрен чекерәйтеп, – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар…
Ул сүзен әйтеп бетерәлмичә күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.
– Вәт, сиңа мә!
Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып тәмәке тартырга тотынды.
– Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип астыртын елмайды Наташа, – Туганнарыгыз булгач.
Тәнзилә танавын тартып алды да ахирәтләренә күз йөгертеп чыкты. Һәм елмайды:
– Әйдәгез, сезне дә утыртам.
– Юк, без карап кына торабыз, – диде Наташа.
Катя белән Ольга да аны хуплады:
– Үзең генә утыр. Теләсәң соңыннан чакырырсың.
– Һи, куркаклар! – дип Тәнзилә машина янына йөгерде. Үзенең дә күңелендә бераз курку бар иде, бөтенләй күргән-белгән абыйлар түгел бит, кем утыртсын инде сине шундый машинага. Якынрак китерсәләр ярый әле, куып җибәрергә дә күп сорамаслар.
Шунда ул хәйләләшергә булды. Йөгереп килде дә тәмәке тартып торган хәрбинең ботларыннан кочаклап алды. Һәм башын өскә күтәреп елмайды да:
– Абый, машинаңа утырт әле, – дип пышылдады, – Иптәш кызлар белән бәхәсләштек, алар карап тора. Утырт инде абый, азга гына…
Шушылай итеп ботыннан кочаклап алса, әтисе һәрвакыт Тәнзиләгә юл куя, ул теләгәнне үти торган иде. Бу юлы да шулай булыр әле, шулай булырга тиеш. Әмма машина алдында торган абый аның әтисе түгел иде. Ул бер мәлгә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Аннан соң йөзенә чиркануга тартым бер хис калкып чыкты. Аякларын буташтырып кызның кулларыннан арынырга тырышты. Алай гына булмагач, бераз иелә төшеп кызның кулларын ычкындырды.
– Кит моннан маңка танау!
– Абый, машинага…
– Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? Югал күземнән! – дип ул кызны төртеп җибәрде.
Тәнзилә тигезлеген югалтып берничә чалыш адым атлады да җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды, елга буендагы ахирәтләре ягына карап алды. Күрделәр инде болар. Ирештерерләр, күз дә ачтырмаслар инде. Юкка гына алдашты әле ул. Ярый, нишлисең инде… Тәнзилә өс-башын какты да башын иеп, ихатага атлады. Тик өйдән кемнәрнеңдер чыгып килүен күреп, капка читендәге эскәмиягә барып утырды.
Сөйләшмичә генә капка алдына чыктылар. Килүчеләрнең йөзендә битарафлык иде. "Барсы да хәл ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз." Әтисе дә күңелсез. Шулай да ул кәефе юклыгын сиздермәскә тырыша. Әнисенең йөзендә чиксез борчылу, ул менә-менә елап җибәрер сыман. Капка алдына чыккач,