Марат Кәбиров

Киллер


Скачать книгу

чәчләрен киптереп, бизәнеп-төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта аеруча – иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлеге юк. Гомүмән, хатын-кыз итеп тоярга… Ул – табип, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала…

      Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә-киенә ашык пошык бер чынаяк чүмерде дә эшенә кузгалды. Хәтта кофе чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тарткалашып ятканда аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.

      Подъездан йөгереп чыгып машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобилләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән урам нык кына тыгызланачак, "бөке"ләр хасил булачак. Иң ачысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең "бөке"дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, "Ник безнең машиналарга сирена куярга рөхсәт итмиләр икән?!" – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә ансы мөһим түгел иде.

      Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын, Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти-әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта бу бик популяр факультет иде. Миллион сумнарда ришвәт биреп кенә кереп була торган. Ә медицина… Монда теш врачына гына кеше күп, ә нейрохирургияга үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.

      Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да караңгы да канлы да бер кыяфәткә керсә дә ул ничектер хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишек ягына оңгайлады. Тезләнеп ишек тоткасына ябышып аякларына басты…

      Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип бераз колак салып торды