күрәсем килә иде. Мине озатканда хат яз димәсә дә, мин аңа бәйрәм саен, иптәшләрдән күреп, чәчәкле открытка җибәрә торган булдым. Башта аерым кәгазьгә язып карыйм, интегеп бетәм, аннары иптәшләргә күрсәтеп төзәткәч кенә, тырыша-тырыша чистага күчерә торган идем. Бу гадәтем русча өйрәнгәч тә калды.
Хәрби эштә, билгеле инде, барысы да русча. Мин дә, сөйләшми йөреп-йөреп кинәт теле ачылган бала төсле, русчага кинәт остарып киттем. Әлбәттә, язуы татарча кебек җиңел түгел, шулай да, инде иптәшләрдән төзәттермичә, хезмәтемнең икенче елында Любовь Васильевнага куш бит тутырып хат язып җибәрдем. Балаларча мактанасы килү дип әйтимме, «менә мин дә русчага өйрәндем бит!» дигәнрәк бер уй яздыртты, ахры. Җитмәсә, фотомны да салдым. Ләкин үзенекен сорарга, теләсәләр нишләтсеннәр, кыюлыгым җитмәде.
Открыткаларыма җавап булмаган шикелле, хатыма да җавап көтмәгән идем. Көтмәгәндә җавабы килде. Уңышларым өчен шатлануын язган. Ә русчама: «Прямо молодец!» – дип куйган иде. Ул көнне мин коштай очып йөрдем…
Безнең хат язышуыбыз шулай башланып китте. Шуңа күрәме хәзер, Уфа аша кайтып, Любовь Васильевнаны күреп китү теләге тыелгысыз калкып чыккан иде.
Без вокзалга барып җиттек. Самолётлар да очмаганга, бөтен кеше тимер юлда ята – вокзалның эче-тышы халык иде. Хәрбиләр кассасы үзенә аерым булып, бер сәгать эчендә билет эшен хәл дә иттем. Тирләр агып, урамга чыктык. Мирза абый уңга-сулга каранып алды да: «Әйдә башка җиргә», – дип, мине кәкре-бөкре бер урам белән Кремль ягына алып китте. Без Болак буендагы «Закусочная» дип язылган бер ишеккә сугылдык. Монда иркен дә, аулак та иде.
Мирза абый йөзәр грамм аракы әйтте.
– Кабарга ни телисең?
– Минем ашыйсы килми.
– Килер әле. Әнә икра алам. Икрасы бик әйбәт күренә. Артыннан кабып җибәрергә бик җилле була ул, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстенә кап-кара уылдык ягылган ике телем ипи алды. Шуларның барысына – ике йөз грамм аракы, ике бутербродка – төп-төгәл ун сум акча түләде.
Стена буена, стаканнар куяр өчен, күкрәк тиңентен киң такталар сугылган иде, без шунда барып бастык.
– Тагы кайчан күрешербез әле. Туйганчы бер күреп калыйм үзеңне, – дип, Мирза абый ипләп кенә стаканын минем стаканга тидереп алды. – Икрасы шәп! – диде ул. – Юкса «Закусочный» ларга, гадәттә, магазинда үтмәгәннәрен генә җибәрәләр. Изелгән була, ниткән була. Ә бу әйбәт, – дип, ипи өстендәге кап-кара уылдыкны ялап алды.
– Инде авылга кайтмаскамыни исәп? – дидем мин.
– Яренгә, дидем бит.
– Юк, мин бөтенләйгә дим.
Мин тагы нидер әйтмәкче булган идем – капыл киселеп уйга калдым: тукта, кайтсалар, кайда торыр соң алар?.. Өйдә болай да, без үскәндәге сыман, алты җан – без өчәү читтә булсак, өйдә Тәрҗимә белән ике балалары артты. Шулар өстенә кайтып төшсеннәрме?..
– Бөтенләйгә кайтулар булмастыр инде, апай… – диде Мирза абый. Аннары уйланып торды: – Ярый, кайттык та ди. Тик ничек яшәрбез соң без колхозда? Бер граммсыз хезмәт көненәме?.. Мин үземне әйтмим. Эчендә бәрәңгесе, умачы булса, мин ашына да түзәрмен. Нилүфәр нишләр? Ул болай да җитәрлек